Татар кызы (бәйге)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар кызы (бәйге) latin yazuında])

«Татар кызы» — халыкара матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесе. Төп максаты — татар кызларының күркәм сыйфатларын һәм осталыгын күрсәтү, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр 2011 елда Чиләбе өлкәсендә Лена Рафиковна Колесникова башлангычы белән үткәрелә. Шуннан соң төбәкара һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелә. Сайлап алу этаплары ел саен Россиянең дистәләгән төбәкләрендә һәм чит илләрдә уза[1].

«Татар кызы» халыкара бәйгесен гамәлгә куючылар — Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы[2]. Башкарма директоры Гыйниятуллина Гүзәлия Шамил кызы.

Бәйге этаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче чиратта катнашучы кызлар үз өлкәсендәге оештыру комитетына гариза җибәрә һәм кастинг үтә. Шуннан соң сайлап алынган кызлар бәйгенең төбәк ярымфиналына әзерлекне башлый. Алар өчен аш-су, кул эшләре, сәхнә осталыгы, вокал, бию, дефиле буенча күптөрле остаханәләр, шулай ук тарих, гореф-гадәтләр, сәламәтлек, гаилә тормышы серләре, матурлык һәм мода, психологиягә кагылышлы күптөрле лекцияләр, истәлекле урыннарга экскурсияләр оештырыла. Төп сынаулар арасында интеллектуаль бәйге, аш-су, кул эшләре бәйгесе һәм иҗади чыгыш бар. Киләсе этап — төбәк дәрәҗәсендәге финал. Әлеге чара зур тантаналы бәйрәм рәвешендә уздырыла. Катнашучылар сәхнәдә дефиле, җыр, милли бию, нәфис сүз һ.б. осталыкларын күрсәтә һәм жюри тарафыннан бәяләнә. Җиңү һәм өлкәнең «Татар кызы» титулын яулаган кыз, башка өлкәләрдә җиңүчеләр белән беррәттән Халыкара бәйгегә чакырыла.

Бәйгенең халыкара этабы шулай ук ярымфинал һәм финал өлешләреннән тора. Ярымфинал Казанда ике атна дәвамында үтә һәм үз эченә остаханәләр, лекцияләр, эксурсияләр һәм сынауларны ала. Финал уза торган өлкә - узган елгы җиңүче кызның төбәге. Бәйгенең финалы һәр елны югары дәрәҗәдә, тантаналы рәвештә уза һәм чын матурлык бәйрәменә әверелә[3]. Җиңүчегә бирелә торган төп бүләк - күчмә таҗ һәм автомобиль. Шулай ук финалда катнашкан кызларның һәрберсе үзенә караган титулга, истәлекле хәситәгә һәм бүләкләргә ия була[4].

Халыкара финал узган шәһәрләр һәм җиңүче кызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 ел, 3 сентябрь — Чиләбе, «Трактор» боз аренасы. Җиңүче — Башкортостаннан Эдельвейс Ихсанова

2017 ел, 24 октябрь — Уфа, «Башкортостан» дәүләт концертлар залы. Җиңүче — Казаннан Гөлназ Гатина

2018 ел, 16 ноябрь — Казан, Татар академия дәүләт опера һәм балет театры. Җиңүче — Удмуртиядән Диләрә Гыйльметдинова

2019 ел, 27 сентябрь — Ижау, Удмурт дәүләт Опера һәм балет театры. Җиңүче — Ташкәнттан Лилия Каюмова

2023 ел, 17 сентябрь — Ташкент, «Туркистон» концерт залы. Җиңүче — Пензадан Альбина Медведева

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://xn--80afcdbalict6afooklqi5o.xn--p1ai/public/application/item?id=23d30d97-c6b9-4fc3-bf6a-c053549ca1e6&ysclid=lvwqitjzxc556443321
  2. tatar-congress.org
  3. https://tatar-congress.org/yanalyklar/video-halykara-tatar-kyzy-2023-beygesenen-finaly/?ysclid=lvwpndbtpp83484962
  4. https://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/tatar-kyzy2021-bygese-ichelr-bilgele