Татар хатын-кызларының баш киемнәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар хатын-кызларының баш киемнәре latin yazuında])

Татар хатын-кызларының баш киемнәре - татар халкының милли баш киемнәре.

Такыя[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар хатын-кызларының гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Кызлар баш киеме хатыннарныкыннан аерылган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Аның маңгай өлешенә вак тәңкәләр, төймәләр һәм корт башлары тегелгән була. Тау ягы керәшен татарларында (Мәлки төркеме) такыя тоташ тәңкәләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән баш киемен тәшкил итә. Аны буйга җиткән кызлар кигән. Калган төркемнәрдә кызлар калфак киеп, маңгайларына ука-чачак бәйләгәннәр.

Калфак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Калфак

Калфакның төрләре хәйран күп. XIX гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар була. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Ләкин керәшен татарларында бу төр кызлар калфагы бигрәк тә тотрыклы булган. Мондый озын калфакны башка кигәндә аның кырыен бер-ике кат бөкләгәннәр һәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр. Ә менә кара бәрхеттән яки сатиннан чигеп эшләгән озын калфаклар Мишә буе керәшен татарларында XX гасыр башларында да сакланган.

Шәһәрдәге мөселман татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай трусына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр. Аны кызлар гына түгел, яшь хатыннар да бөркәнчек астыннан кигәннәр. XIX гасырның икенче яртысыннан кечерәгрәк «капчыклы», каты кырпулы хәтфә калфаклар өстенлек ала. Декоратив алымнарына карап аларны энҗеле калфак, кәнитил калфак, тәңкәле калфак дип йөртәләр. Шул ук вакытларда кәләпүш формасындагы такыя калфаклар да шактый киң тарала. Аларның да маңгай трусын, кайвакытларда түбәсен дә энҗе-тәңкәләр белән бизәгәннәр. Yсмер кызлар һәм олы яшьтәге хатыннар чикмәгән такыя калфак кигәннәр. Хатын-кызлар бәрхет калфакларны да яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөргәннәр. Керәшен хатын-кызларына каты кырпулы бәрхет калфаклар кереп өлгермәгән.

Хатын-кыз бүреге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын-кызлар борын-борыннан бүрек тә кигәннәр. Әмма ул баш киеме үз эченә йомшак түбәле мех кырпулы бүрекне дә, кирәчле (каркаслы), кырыйларына тәңкәләр, асыл ташлар куеп эшләнгән яки челтәрләр белән бизәлгән очлы такыя бүрекне дә ала.

Кызлар бүрекне, зур калфаклар кебек үк, яулыксыз-нисез генә кияргә яратканнар; чәч толымнарына тезмә бәйләгәннәр. Хатыннар исә яулык йә булмаса бөркәнчек өстеннән кигәннәр.

Чәчкап[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыннарның баш киемнәре шактый катлаулы. Аның нигезен аскы яулык яки чәчкап тәшкил иткән. Чәчкап, исеме үк әйтеп торганча, чәчне толымнары-ние белән капларга тиеш була. Нижгород һәм Сембер губерналарының мишәр хатыннары аскы яулыкны сылапцау (сылавыч), әкәй дип тә атаганнар.

Казан хатын-кызларының аскы баш киеме безнең көннәргә килеп җитмәгән. (Аны шактый иртә дүрт почмаклы фабрика яулыклары алыштырган.) Ул Алабуга төбәгендә яшәүче керәшен хатыннарының баш яулыгына охшаш булган булса кирәк.

Мәләнчек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Керәшеннәргә христиан дине белән бергә рус хатыннарының чәчкабы — мәләнчек кергәч, баш яулыгы аларда да үзенең төп функциясен югалткан.

Кирәч[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын-кыз баш киеменең маңгай трусы калкурак булып торсын өчен, аңа каты кырпу яисә кирәч кую хас. Югарыда без аны Казан татарларының каты кырпулы яки мөгез калфакларында күрдек. Керәшен мәләнчеге алдына кечкенә, каты калак кую да шул ысулга бәйле. Биек калак (каркас) өстеннән укалы, тәңкәле яки челтәрле маңгайча бәйләү дә борынгы заманга кайтып кала. Мондый маңгайчалар рәтенә керәшеннәрнең маңгай укасы белән маңгай тәңкәсен, мишәрләрнең кашбавын, Себер татарларының сарауцын, Әстерхан татарларының мөезбәгын (мөгез бау) кертергә мөмкин.

Этнографик әдәбиятта бу маңгайчаларның кайберләрен бүрек (шапка) дип атыйлар, чөнки алдан караганда алар чыннан да бүректәй калкынып торалар. XX гасыр башларында аларның төрле вариантлары очрый. Мәсәлән, Лөмбрә төркеме мишәрләрендә ике төрле кашпау: тәңкәләр белән бизәлгән өрпәк формасындагы һәм тәңкәле бүрек шикеллесе булган. Исеме үк күрсәтеп торганча, ул маңгайчадан, дөресрәге, каш бавыннан мөстәкыйль баш киеменә әверелгән.

Аскы яулык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элегрәк аскы яулык, маңгайчасына карап, төрлечә аталган. Мәсәлән, Әстерхан татар хатыннарында бер үк формадагы аскы бөркәнчек, аның маңгайчасына карап, өч исем белән йөртелә: чембар, шылавыч, кимешек. Чембар мөезбәк белән бәйләнгән; аны кияүгә чыккан хатын биш ел буена бәйләгән. Биш елдан соң бөркәнчекнең маңгай трусына җагалык дип аталган маңгайча беркеткәннәр һәм бөркәнчекне шылавыч яки баштарткыч дип атаганнар. Олыгая төшкәч, тагы да бөркәнчекнең маңгайчасын алыштырганнар: кечерәгрәк кенә ука маңгайча беркеткәннәр һәм бөркәнчекне кимешек дип атаганнар. Башка төбәкләрдәге хатын-кызлар баш киемендә аермалык бик сизелми. Тик аскы баш киеменең маңгай өлешенә бизәлгән маңгайча кую гадәте һәр төркемгә дә хас.

Хатыннар баш киеменә кыекча, өрпәк, тастар һәм төрле яулыклар керә. Аларны аскы яулык-чәчкаплар өстеннән ябынганнар яки бәйләгәннәр.

Кыекча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыекча — исеменнән үк күренгәнчә, өч чатлы формадагы зур баш яулыгы. Аны ак тукымадан ясап, маңгай трусына килә торган өлешенә ука тотканнар. XIX гасырның урталарында кыекча Казан татарлары яшәгән барлык төбәкләрдә дә (керәшен татарларыннан кала) очраган. Шәһәрләрдә һәм шәһәргә якын авылларда яшәүче өлкән яшьтәге хатыннар өрпәк сарганнар. Ул да — кыекча формасындагы зур (гипотенузасы 2,5 м) баш яулыгы (бөркәнчек). Аның почмаклары төрле төстәге ефәк җеп белән чигелгән була. Маңгай трусына ука битлек (өрпәк битлеге) беркетелә. XIX гасырның ахыры — XX гасыр башларында кыекча һәм өрпәкне зур фабрика яулыклары һәм шәлләре алыштыра. Ләкин традиция бөтенләй онытылмый. Бүген дә татар хатыннары ак дебет җебеннән сирәк итеп бәйләнгөн шөллөрне (паутинкалар) кыекча формасына китереп (диагональ буенча урталай бөкләп) өч чатлап ябынырга яраталар.

Сүрәкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Керәшен хатыннарының баш киеме комплексында өчпочмаклы зур кыекча, өрпәкләр юк. Алар, христиан дине белән бергә сүрәкә (рус «copoкa»cын) кабул иткәннәр. Сүрәкә зур булмаса да берничә өлештән тора. Аның укалы маңгайчасы, канатлары, киндер түбәсе һәм кара бәрхет яки кызыл тукымадан ясалган «койрыгы» була. Сүрәкәне башка бәйләгәндә аның маңгайчасын мәләнчек калагына кигезәләр. Шуңа күрә сүрәкә маңгайчасының формасы да, мәләнчек калагыныкы кебек, төрле төркемдә төрле: Казан арты яки Мишә буе керәшеннәрендә озынча туры почмаклы, чистайлыларда кечкенә квадрат, ә Алабуга төркемендә дуга формасында түгәрәкләнеп тора. Бәйрәмнәрдә һәм туйларда хатыннар сүрәкә белән бергә вак тәңкәләр белән бизәлгән чигәчә (җилкәлек) һәм олы сырга тагалар.

Яулык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яулык һәм тастар терминнары астында төрле формадагы бөркәнчекләр бар. Яулык — борынгы төрки термин. Бу термин белән, югарыда күреп узганча, кечерәк аскы баш яулыгы да һәм зур бөркәнчек кушъяулыклар да атала. Тыштан, ягъни, өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары соңгы вакытларга кадәр керәшен төркемнәрендә очрый. Шундыйлардан иң оригиналь булганы — түгәрәк яулык. Бу яулыкның нигезен якынча 30 х 60 см зурлыктагы туры почмаклы ак киндер тәшкил итә. Аның кырыйларына, почмакла-рына һәм уртасына кара ефәк җеп белән борынгы орнамент төшерелгән, ә чит-читләренә кызыл ефәк җептән үрелгән чуклар тотылган була. Түгәрәк яулыкны Мишә буе керәшен татарларында яшь килен сүрәкә өстеннән кайнатасы йортына төшкәндә ябынган. Бер елдан соң бу килен сүрәкә өстеннән ак яулык бәйли башлый. Ак яулыкны икенче төрле олы яулык дип тә атыйлар. Ул 30 х 180 см чамасындагы баш-башларына борынгы чигеш төшерелгән ак киндер тукыма. Ак яулыкны сүрәкә өстеннән, буйга бөкләп, бизәкле очларын чигәләр трусына китереп, чалма кебек ураганнар.

Чистай керәшеннәрендә 30 х 150 см чамасындагы зәңгәр тукымадан, маңгай кырыена ука кисәге тегеп ясалган хатыннар яулыгы булган. Башка бәйләгәндә аның бу өлеше сүрәкәнең маңгайчасына туры килә, ә очлары артка илтеп беркетелә.

Тастар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тастарның төрле формалары очрый. Аның иң таралганы Ука-Сыры бассейнында яшәүче мишәрләрдә һәм Касыйм татарларында сакланган. Ул 30 х 150 см чамасындагы юка тукымадан, ә Касыйм татарларында ак тюльдән эшләнгән, яннарына 2—3 см киңлектәге кызыл тасма /иң/ тотылган, баш-башлары /кай-бер очракта аркага төшеп торган башы гына/ бизәлгән була. Тастар башларын бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, Нижгород өлкәсендә яшәүче мишәрләрнең тастар башы /тастар сапмасы/ төрле төстәге һәм төрле бизәкле ситсы кисәкчекләре /корама/ белән бизәлгән. Пенза һәм Сарытау өлкәләрендә яшәүчеләрнең тастар башы ука белән шома чигү, Мордва республикасында яшәүче татарларның — суырып чигү үрнәгендә, ә инде Касыйм татарларыныкы тыгыз Тамбовр техникасы кулланып чигелгән. Иделнең уң ягындагы керәшен татарларында /Мәлки керәшеннәре/ тастар башы төрле төстәге җепләр белән, вак геометрик формадагы бизәкләр төшереп тукылган; очларына челтәр тотылган була. Бу формадагы тастарны башка бәйләгәндә аның очлары ияк астыннан /яңакларны һәм муенны каплап/ үтеп, аркага салындырыла. Мордва республикасының Ләмбрә татар хатыннары бәйрәмнәрдә һәм туйларда тастар өстеннән кашбау бәйләгәннәр. Кашбавы булмаган хатыннар тастарның матуррак итеп чигелгән башын тастар инәсе белән маңгай өстенә китереп беркеткәннәр. Әстерхан татарларында ике төрле: зур канатлы формадагы һәм аскы бөркәнчегенә (чембар, шылавычка) охшашлы тастар булган. Тастарның бу ике төре дә юка, ак төстәге тукымадан йә булмаса тюльдән ясалган. Канатлы тастарны күбрәк яшь хатыннар бәйләгән. Аны башка бәйләү ысулы Казан татар хатыннарының өрпәк саруын хәтерләтә. Икенче төр тастарны чембар өстеннән мөезбәкнең очына беркетеп, артка салындырып куйганнар.

Шәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырның ахыры — XX гасыр башларында традицион бөркәнчекләр урынына фабрика эшләп чыгарган яулык һәм шәлләр керә. Ләкин традицион баш киеменә хас җирле үзенчәлек билгеләре хатыннарның фабрика яулыгын бәйләү ысулларында бүгенгә кадәр чагыла.

XX гасыр башында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Татарская народная одежда». Татарское книжное издательство. Казань, 1997 ел.
  • Шигапова Г. Татар милли киемнәре. Мәгариф, 2017 ел.