Тим Бертон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Тим Бертон
Tim Burton 01 cut.jpg
Тулы исем:

Timothy William Burton

Һөнәре:

кинорежиссёр

Туу датасы:

25 август 1959(1959-08-25) (55 яшь)

Туу җире:

Бербанк, Калифорния

Ватандашлыгы:

АКШ байрагы АКШ

Сайт:

Lua хатасы: bad argument #1 to 'gsub' (string expected, got nil).

Тим Бертон Викиҗыентыкта

Ти́моти Уи́льям Бертон (инг. Timothy William Burton), яки ешрак кулланылган исеме Тим БертонАКШ кинорежиссёры, мультипликатор һәм язучы, күренекле эксцентрик һәм эстет. Күбесенчә кара юмор һәм макабр элементларына нигезләнгән заманча фильмнар остасы булып танылды. Рәссам Дэниэла Бертонның абыйсы.

Тормыш юлы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Тимоти Уильям Бертон Билл һәм Джин Бертон гаиләсендә беренче бала булды. Аның гаиләсе зур булмаган Cats Plus һәдияләр кибетен тотты. Бертонның балачак йорты хәзер дә сакланган. Соңрак Тим Бертон туган шәһәрен ничек күргәнен «Эдвард — кайчы-куллар» фильмында сурәтләде.

1976 елда, мәктәпне тәмамлагач, ул Калифорния сәнгать институтына кабул ителә. Шушы вакытта инде кыскаметражлы фильмнар белән мавыга.

1979 елдан Тим Бертон Дисней студиясендә аниматор булып эшли башлый. Берничә тапкыр эшләт куып чыгарылган һәм кире кабул ителгән иде. Аның беренче җитди эше — 1978 елгы «Балдаклар Хөкемдары» мультфильмына төс бирү иде. Соңрак ул дуслары белән беренче фильмын төшерә.

Сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]