Токсокароз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Токсокароз latin yazuında])
Токсокароз
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d], Ветеринария һәм гельминтолог[d]
Симптомнар сукырлык, Эч авыртулары, бизгәк[d], Гепатомегалия[d], баш авыртуы, лимфаденопатия, ютәл, Миокардит, Крапивница[d] һәм Гепатоспленомегалия[d][1]
Диагностика юллары полимеразная цепная реакция[d] һәм Иммуноглобулины M[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Имидаклоприд[d][2]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы фекально-оральный путь[d]
Анатомик урнашуы кеше үпкәсе[d][1], бавыр[1] һәм мышечная ткань[d][1]
NCI Thesaurus идентификаторы C34758[1]

Токсокарозның тудыргычы - этләрнең гадәти эчәк аскаридасы (йомры суалчан) Toxocara canis санала (рәс. 24.32a). 2 айдан 6 айга кадәр булган көчекләрнең якынча 80% бу паразит белән зарарланган. Кешеләргә йогу ораль-фекаль юл белән эт тизәгендәге кортлар күкәйләре белән зарарланган матдәләр яки туфрак очраклы рәвештә эчкә эләккәндә була. Туфрак (геофагия) ашаган яки көчекләр белән тыгыз бәйләнештә булган бик кечкенә балаларда йоктыру куркынычлыгы аеруча югары. Кеше эчәклегендә йомыркадан личинкалар үсә, алар эчәк тышчасын үтеп кереп төрле әгъзаларга - бавыр, үпкә, тире, ми һәм күзләргә эләгә ала (рәс. 24.32б). Личинкалар үлгәннән соң, аларның калдыклары ялкынсынулы җавапка китерә, аннары грануляция ясала. Клиник яктан кешегә йогуы түбәндәге формаларда була ала.

Личинкаларның висцераль миграциясе (ЛВМ) авыр системалы инфекция нәтиҗәсендә гадәттә 2 яшь чамасы балаларда барлыкка килә. Төрле авырлыктагы клиник күренешләренә субфебриль бизгәк, гепатоспленомегалия, пневмонит, тартышу һәм үлем (сирәк) керә. Канның гомуми тикшерүендә лейкоцитоз һәм чагылган эозинофилияне ачыклыйлар.

Күз токсокарозы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ЛВМ шактый аерыла, чөнки соңгысыннан аермалы буларак канда нормаль лейкоцитлар күрсәткече һәм эозинофилиясез сәламәт кешеләрдә барлыкка килә. Анамнезда геофагия сирәк очрый. Чир ачыкланган яше ЛВМ (2 яшь) белән чагыштырганда олырак (7,5 яшь).

Токсокарозны эчәклек аскаридасы (йомры суалчан) Toxocara canis, инвазиясе китереп чыгара, ул еш этләрдә очрый (24 нче бүлекне кара). T. canis карата антитәнчекләр титрын билгеләү өчен ИФА ысулын кулланырга була. Күз токсокарозына шик булганда сыекландырылмаган сүлдә антитәнчекләрнең төгәл титрын билгеләргә кирәк, чөнки һәр уңай титр токсокароз белән килешә, әмма мәҗбүри тикшерү күрсәткече саналмый. Серологик тикшеренү мәгълүматларын клиник күренеш белән бергә аңлатырга кирәк.

Уңай титр башка диагноз булуын төшереп калдырмый, мәсәлән ретинобластоманы.

Хроник эндофтальмит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. 2-9 яшьтә лейкокория (рәс. 14.26а), кылыйлык һәм бер яклы күрү начарлану белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Алгы увеит яки витреит.

• Кайбер очракларда периферия гранулемасы була ала.

• Периферия челтәркатлавы һәм керфексыман җисемнең яссы өлеше циклитта кебек «кар көртләренә» охшаган тыгыз соргылт-ак экссудат белән каплана ала (рәс. 14.266).

3. Ультрасонография оптик мохитлар ачык булмаганда һәм лейкокориянең башка сәбәпләрен төшереп калдыру өчен файдалы була ала (рәс. 14.26в).

4. Дәвалау. Стероидларны ялкынсыну активлыгын киметү өчен системалы яки парабульбар билгелиләр.

5. Күбесенчә фараз начар, кайвакыт энуклеация кирәк. Күрү начарлануның төп сәбәпләре — челтәркатлауның тракцион кубарылуы, гипотония һәм күз алмасының субатрофиясе циклит элпәсе кыскару өчен керфексыман җисем актан аерылу белән килеп чыга (рәс. 14.26г).

Арткы котыпның гранулемасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. 6-14 яшьтә гадәттә бер яклы күрү начарлану белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Күз эчендә ялкынсыну булмау.

• Күзнең арткы котып өлкәсендә 1 алып 2 кадәр диск диаметрында түгәрәк, саргылт-ак тыгыз гранулема (рәс. 14.27а, б).

• Бергә булган үзгәрешләргә витреоретиналь арканнар (рәс. 14.27в) һәм челтәркатлауның урынлы тракцион кубарылуы керә (рәс. 14.27г).

Периферия гранулемасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Гадәттә яшүсмер яки балигъ яшьтә макуляр тракция (дисторсия) яки челтәркатлау кубарылу белән билгеләнә. Бу өзлегүләр булмаганда гранулема гомер буе ачыкланмаган булып кала ала.

2. Билгеләре

• Күз эчендә ялкынсыну булмау.

• Ярымшар формасындагы перифериянең ак гранулемасы күз төбенең һәр квадрантында урнаша ала (рәс. 14.28а).

• Гранулемадан арткы котыпка сузылган һәм диск һәм макуланың «тартылуына» китергән пыяласыман җисемнең (шварталары) арканнары (рәс. 14.28б).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.