Томаш Масарик

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Томаш Масарик latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Томаш Масарик
MasarykFotoPrvniPoselstviTGM.jpg
Туган телдә исем чех. Tomáš Garrigue Masaryk
Туган 7 март 1850(1850-03-07)
Гөдиң, Моравия, Австрия империясе
Үлгән 14 сентябрь 1937(1937-09-14) (87 яшь)
Ланы, Чехословакия
Ватандашлыгы Аустрия-Маҗарстан
Чехословакия
Әлма-матер Вена үнивирситите[d]
Һөнәре сәясәтче, фәлсәфәче, педагог, язучы, иҗтимагыятьче, үнивирситит прафисыры, журналист
Эш бирүче Вена үнивирситите[d], Карл университеты[d] һәм Лундынның кыйрал көллияте[d]
Сәяси фирка Младочехи[d]
Җефет Гарриг, Шарлотта[d]
Балалар Alice Masaryková[d], Olga Masaryková[d], Herbert Masaryk[d] һәм Ян Масарик[d]
Ата-ана
Кардәшләр Q58765298?
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d]
T. G. Masaryk Signature.svg

Commons-logo.svg Томаш Масарик Викиҗыентыкта

Томаш Гарриг Масарик (чех. Tomáš Garrigue Masaryk, 7 март 1850(18500307), Гөдиң, Моравия, Австрия империясе, — 14 сентябрь 1937, Ланы, Чехословакия) — чех фәлсәфәчесе, Австрия-Маҗарстанның һәм Чехословакиянең дәүләт эшлеклесе, Чехословакиянең беренче президенты (1918–1935).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Словак-алман эшче гаиләсендә туган. Брнода һәм Венада мәктәптә, аннары Венада һәм Лейпцигта университетта укый. 1882 тән Праһа уинверситетында фәлсәфә профессоры. 1883 тә Athenaeum, listy pro literaturu a kritiku vědeckou («Атенәум, әдәбият һәм фәнни тәнкыйть битләре») чех телле мәдәни журналын нигезли һәм аның баш мөхәррире була. 1891—1893 һәм 1907—1914 елларда Австрия-Маҗарстан рейхсраты депутаты. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр Австрия-Маҗарстанны фидирәлләштерү тарафдары булган. 1915 тә Чехословакия бәйсезлеге өчен сәяси хәркәткә кушыла. Беренче бөтендөнья сугышы елларында мөһаҗирлектә (Швейцария, Италия, Бөекбритания, Франция, Русия империясе, АКШ). 1917—1918 дә Рәсәйдә Чехословак корпусын оештыруда катнаша. Австрия-Маҗарстан империясе таркалгачтын (1918) Чехословакия президенты итеп сайланыла. 1920, 1927, һәм 1934 елларда президент вазыйфасына кабат сайланыла. 1935 тән истигъфада. 1937 дә вафат булган.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 еллардан башлап, Томаш Масарик хөкүмәте, Ватандашлар сугышы вакытында ак чехлар тарафыннан Русиядән алып чыгылган алтын запасы барәбәренә, кайбер урыс мөһаҗирләренә стипендия-пособие түләп тора. Мәсәлән, урыс шагыйрәсе М. Цветаеваның ире Сергей Эфрон әлеге стипендиягә Праһада университет тәмамлау мөмкинлеге ала һәм гаиләсенең, Франциягә күченгәч тә, шул акчага яшәп торуы мәгълүм. Алман фашистлары 1938 елда Чехиягә һөҗүм иткәч, М. Цветаева, үзенә сыену урыны һәм яшәргә акча биргән илне яклап, «Чехиягә шигырьләр» (рус. Стихи к Чехии) шәлкемен яза[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]