Эчтәлеккә күчү

Триния

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Триния latin yazuında])
Триния
Халыкара фәнни исем Trinia Hoffm., 1814
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Selineae[d]

 Триния Викиҗыентыкта

Триния (лат. Trinia) — чатыр чәчәклеләр (Apiaceae) семьялыгыннан ике- һәм күпьеллык үләнчел чәчәкле үсемлекләр ыругы. Европадан Иранга һәм Көнбатыш Себергә кадәр таралган.[2] Ыруг беренче тапкыр 1814-нче елда Георг Франц Хоффман тарафыннан тасвирланган.[1]

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның ноябренә караган Plants of the World Online исемлеге буенча шушы 12 төрне кертә:

Trinia multicaulis
Trinia glauca

Татарстан территориясендә 2 төре бар: күпсабаклы триния (T. multicaulis) һәм кытыршы триния (T. muricata) Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында очрыйлар. Далаланган тау битләрендә үсәләр.

Ботаник тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10-45 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Күпсанлы сабаклары ялангач, төбеннән үк диярлек тармаклы. Яфраклары сабакны чорнап алучы җиңсә рәвешендәге киң сапларда, өчпочмаклы-йомыркасыман, буй яки җепсыман-буй өлешле икешәр, өчәр каурыйсыман. Җимеше — вакланган чикләвек. Июнь-июль башында чәчәк аталар. Чәчәк атканнан соң ук ата чәчәкләр үлә, ә ана чәчәкләрдә җимешләр барлыкка килә. Җимешләре июнь-августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр (2006).[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 "Trinia Hoffm..", The International Plant Names Index, retrieved 2022-12-15 
  2. 2,0 2,1 "Trinia Hoffm..", Plants of the World Online, Royal Botanic Gardens, Kew, retrieved 2022-12-15 
  3. Триния :: Татарская энциклопедия TATARICA

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]