Эчтәлеккә күчү

Чатыр чәчәклеләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чатыр чәчәклеләр latin yazuında])

 

Чатыр чәчәклеләр
Халыкара фәнни исем Apiaceae Lindl., 1836[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксон зонтчәчәклеләр[d][1][5][6][…]
Таксономик төр селдерей
Җимеш төре орлыкча[d]
Коллаж
Куллана крассулациан кислотасы метаболизмы[d][7][8]
Шушы чыганакларда тасвирлана Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]

 Чатыр чәчәклеләр Викиҗыентыкта

Чатыр чәчәклеләр ( лат. Umbellíferae ), яки кәрәфесчәләр (сельдерейчалар) ( лат. Apiáceae ) - ике өлешлеләр классындагы Apiales рәтеннән үсемлекләр семьялыгы .

Ботаник тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кагыйдә буларак, чатыр чәчәклеләр күпьеллык (ләкин еш кына монокарпик - бер тапкыр җимеш бирүче) үләннәр, кайвакыт ике еллык яки берьеллык, кайберләре куаклар яки кечкенә агачлар.

Гаилә вәкилләрен үзенчәлекле чәчәк төркемнәре - катлаулы чатыр, гади чатырлар яки башсыман чәчәк төркемнәре буенча җиңел таныла.

Чәчәкләр вак, күбесенчә ак төстә, еш кына сары яки зәңгәр, гадәттә төзек, ике җенесле, касәләре күренер-күренмәс, биш таҗ яфракчыгы, бер җимешлекләре бар, җимшәне ярымаскы, ике оялы.

Чәчәк формуласы .

Җммеше - иешлек, өлгергәндә ике өлешкә бүленә

Яфраклары чиратлаша, нык теленмә, еш кына зур кабарынкы җиңсәле. Төпчек яфраклары юк.

Сабагы туры, еш кына буын аралары куыш.

Таралу һәм экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чатырчәчәклеләр гаиләсендә дүрт йөздән артык ыруг һәм якынча өч ярым мең төр билгеле, алар бөтен дөнья буенча таралган, нигездә Европа, Азия һәм Төньяк Американың уртача климатларында очрыйлар. Көньяк ярымшарда Hydrocotyloideae ассемьялыгы әгъзалары өстенлек итә.

ТР территориясендә 37 ыругтан 44 төре билгеле. Бер-, ике- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Кыр кишере, мәкә, кишер үләне, шомалак, кишер, сельдерей киң таралганнар.[9]

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чатырчәчәклеләрнең җимешлек тышчаларында, кайвакыт үрчү органнарында эфир майлы кечкенә каналлар бар. Чатырчәчәклеләр семьялыгында, нигездә, азык, тәмләткеч һәм эфир майлы культуралы үсемлекләр (кишер, пастернак, сельдерей, петрушка, кориандр, әнис) шактый, кайбер төрләре дәвалау үзлегенә ия (балтырган, мәкә, курай үләне, шома көпшә, кисәр үлән һәм башка), азык культуралары бар (им үләне, әнис, мәкә, сәрдә, балтырган һәм башка). Мәкә, әнис — баллы үсемлекләр. Кискеч үлән, елан көпшәсе, пастернак — чүп үләннәр; балтырган, им үләне, чәнчү үләне — декоратив; түндербаш, су балтырганы — көчле агулы үсемлекләр. 5 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.[10]

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыругларның гомуми саны дүрт йөздән артык . Аларның кайберләре:[11]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
  2. 2,0 2,1 Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Reveal System of Classification — 1997.
  4. 4,0 4,1 Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  5. 5,0 5,1 Cronquist A. An Integrated System of Classification of Flowering Plants — 1981.
  6. 6,0 6,1 Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical GardenMissouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487Xdoi:10.2307/2992015
  7. 7,0 7,1 Physiological Ecology of Tropical Plants — 2 — 2008. — ISBN 978-3-540-71792-8
  8. 8,0 8,1 (unspecified title)
  9. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/chatyr-chchklelr Онлайн - энциклопедия Tatarica
  10. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/chatyr-chchklelr Онлайн - энциклопедия Tatarica
  11. https://giylem.tatar/wp-content/uploads/2017/12/%D0%A1%D0%BB%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D1%80%D1%8C-%D1%81%D0%BF%D1%80%D0%B0%D0%B2%D0%BE%D1%87%D0%BD%D0%B8%D0%BA-%D0%BF%D0%BE-%D1%84%D0%BB%D0%BE%D1%80%D0%B5-%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD%D0%B0.pdf

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Цатурян Т. Г. Palynogia caucasica II. Пыльца кавказских представителей семейства зонтичных // Труды Ботанического института Академии наук Армянской ССР. — Ереван: Изд-во АН Арм. ССР, 1948. — Т. 5. — С. 157—198.
  • Сем.CXIX Зонтичные — Umbelliferae Moris. // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / начато при рук. и под гл. ред. В. Л. Комарова. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1950. — Т. 16 / ред. тома Б. К. Шишкин. — С. 36—584. — 648 с. — 3500 экз.
  • Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / начато при рук. и под гл. ред. В. Л. Комарова. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1951. — Т. 17 / ред. тома Б. К. Шишкин. — С. 1—314. — 390 с. — 3500 экз.
  •  
  •  

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]