Тристан-да-Кунья утраулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тристан-да-Кунья утраулары latin yazuında])

Тристан-да-Кунья
ингл. Tristan da Cunha
37°06′00″ ю. к. 12°16'00" кб. о. (G) (T)
АкваторияАтлантик океаны
Иң эре утрауТристан-да-Кунья
Гомуми мәйдан207 км²
ИлИзге Елена, Күккә ашу һәм Тристан-да-Кунья утраулары Изге Елена, Күккә ашу һәм Тристан-да-Кунья утраулары
Тристан-да-Кунья утраулары (Атлантик океаны)
Халык саны (2008 ел)264 кеше
Халык тыгызлыгы1,275 кеше/км²
 Тристан-да-Кунья Викиҗыентыкта

Тристан-да-Кунья (ингл. Tristan da Cunha) — Атлантик океанының көньяк өлешендәге 4 янартау (вулканик) утраудан гыйбарәт утраулар төркеме. Бөекбритания биләмәсе. 

Гомуми мәйдан — 207 км². Биеклек 2055 метргача. Халык балык тоту белән шөгыльләнә. Бердәнбер кеше даими яшәгән торак пункт — Эдинбург. Утрауларны 1506 елда португал диңгез сәяхәтчесе Тристан да Кунья кәшеф иткән.

Пасха утравы һәм Питкерн утравы белән берлектә җир йөзендә иң ерак урнашкан җирләреннән берсе. КАҖдан 2816 км, Көньяк Америкадан 3360 км һәм Изге Елена утравыннан 2161 км ераклыкта урнашкан.