Тритикале
Тритикале | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | ×Triticale Müntzing, 1936 |
---|---|
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | бодайчалар[d] |
Таксонның халык атамасы | Triticale |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=18449[1] |
![]() |
Тритикале – бодай белән арыш гибриды. Исеме дә шуннан килеп чыга: бодайның латинча исеменнән (тритикум) беренче өлешен һәм арышның (секале) икенче өлешен алып кушканнар. Бодай белән арыштагы уңай сыйфатларны бер үсемлектә берләштерү уе галимнәрне, биологларны күптәннән кызыктырган. Белгәнебезчә, бодайда яхшы сортлы икмәк пешерү өчен кирәкле компонетлар күбрәк, ә арыш суыкка бирешми.
Әлеге ике культураны кушу тәҗрибәсен тәүге тапкыр 19 нчы гасыр азакларында ясап карасалар да, чын гибридларны узган гасыр урталарында гына барлыкка китергәннәр.
Бүген исә тритикале культурасы бөтен дөньяда 3 млн. гектардан артык игелә. Бигрәк тә ул Польша, Германия, АКШ, Беларусь, Франциядә киң таралган, Русиядә исә 500 мең гектар тирәсе игелә.
Тритикале нигездә терлек азыгы буларак кулланыла, әмма аңардан шактый күләмдә икмәк тә пешерәләр һәм кондитер әйберләре дә җитештерәләр.
Татарстанда тритикаленың «Тальва-100», «Немчиновский-56», «Аграф», «Союз», «Юбилейная» сортлары игелә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәгълүматлар ТР Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан алынды / – № 16 (11026), 7 август, 2007 2016 елның 29 июнь көнендә архивланган.
Бу — авыл хуҗалыгы турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() |