Турандот (опера)
Турандот | |
---|---|
Көйязар | Cakomo Puççini[1] |
Либретто авторы | Джузеппе Адами[d][1] һәм Ренато Симони[d][1] |
Сюжет чыганагы | Турандот[d] |
Тел | итальян теле |
Ил | Италия |
Пәрдәләр саны | 3 пәрдә[1] һәм 5 картина |
Иҗат итү елы | 1921 |
Беренче куелыш | 26 апрель 1926 һәм 25 апрель 1926[1] |
Беренче куелыш җире | Ла Скала[d][1] |
Турандот (итальянча Turandot) — Карло Гоцци пьесасы буенча өч пәрдәле Джакомо Пуччини операсы. Либретто Джузеппе Адами һәм Ренато Симони.
Татар ханы улы Каләф һәм Кытай патшасы кызы Турандот мәхәббәте турындагы опера.
Татар ханы улы Каләф ариясе «Nessun dorma» ("Беркем йокламассын") - опера сәнгате иң мәшһүр арияләренең берсе булып санала.
1926 елда Миланда беренче тапкыр сәхнәштерелә. Пуччини үлгәнче операны язып бетерергә өлгермәгән.
Катнашучы шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Патша кызы Турандот - сопрано
- Кытай патшасы Альтоум - тенор
- Тимер - бәреп төшерелгән татар ханы - бас
- Каләф - татар ханы Тимер улы - тенор
- Лю - Тимернең яшь колы - сопрано
- Пинг - бөек киңәшче
- Панг - бөек күрәзәче
- Понг - бөек пешекче
Либретто
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Пәрдә I
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Пекин шәһәрендә Мандарин канун чыгара: "Теләсә нинди кеше патша кызы Турандотка яучыларга тели икән, аның өч табышмагына җавап бирергә тиеш. Уңышсызлыкка очраса, үтереләчәк".
Фарсы шаһзадәсе дөрес җавап бирмәде һәм иртән үтерелергә тиеш. Ярсыган халык төркеме үлем җәзасын тели. Ыгы-зыгы мизгелдә түнтәрелеш нәтиҗәсендә бәреп төшерелгән сукыр татар ханы Тимер җирдә егылып төшә. Тик аның колы Лю аңа тугрылыклы булып кала.
Ханбалык шәһәренә татар ханы Тимер улы Каләф яшерен итеп килә, һәм Турандотны күргәч, аңа гашыйк була.
Татар ханы улы Каләф Турандот табышмакларына җавап бирергә чишә.
Пәрдә II
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кытай императоры Альтоум Каләфне ярышта катнашмауны күндерә: «Basta sangue!»; «Кан коерга җитәр!». Ләкин Каләф бирешми.
Турандот килә һәм табышмакларын әйтә:
- "Иртән юкка чыгучы , ә кичен барлыкка килүче шәүлә бу ни бу?" - Каләф җавап бирә - Өмет.
- "Ялкын кебек яна, тик ялкын түгел, соңгы мизгелдә туңа, иртәнге шәфәкъ төсле нәрсә ул?" - Каләф җавап бирә - Кан.
- "Боз йөрәгеңне яндырды, ләкин йөрәгең боз эретмәс. Яктылык, караңгылык, ул патшаны колга әйләндерә, а колны ханга әверелдерә, нәрсә ул?". Бөтен халык, император Каләфне яклыйлар инде, ә Турандот көлеп сорый: "Татар егете, җавап бир, нинди боз ялкын кабыза?" Каләф җавап бирә: "Турандот, ялкыным белән бозыңны эретәчәкмен!"
Барлык табышмакларга дөрес җаваплары бирелгән, ләкин Турандот Каләфкә кияүгә бирмәскә әтисен сорый. "Изге ант, кыз да изге".
Шуны күреп, Каләф үз табышмагын әйтә: "Белмәгән хан улы исемен әйтегез. Кояш чыкканга кадәр җавап бирегез. Турандот дөрес җавап бирсә, Каләф үзе үлемгә барачак, бирмәсә - Турандот Каләфкә кияүгә чыгачак."
Пәрдә III
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөтен шәһәр белмәгән татар ханы улы исемен ачарга тырыша. Ә татар ханы улы Каләф үз иң мәшһүр ариясе "Беркем йокламассын" (Nessun dorma) башкара. Чыннан да беркем йокламый ул төнне.
Бәреп төшерелгән татар ханы Тимер, аның колы Лю, татар ханы улы исемен сатмый. Ярсыган халык төркеме Тимергә һәм Люгә үлем белән яный. Лю Тимерне газаплардан коткарыр өчен үзенә җәза ала, "Мәхәббәт миңа көч бирә" дип, үзенә кул сала.
Лю үлеме Турандотны тетрәтә, ул хан улы исеме - Мәхәббәт дип әйтә. Халык мәхәббәт һәм тормыш данлый.
Искәрмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дөнья иң мәшһүр тенорлары татар ханы улы Каләф "Беркем йокламассын" (Nessun dorma) ариясен башкара [2].
Лучано Паваротти башкарган татар ханы улы Каләф "Беркем йокламас" (Nessun dorma) ариясе бик күп фильмнарда кулланыла: The Killing Fields, New York Stories, Mar adentro, The Sum of All Fears, The Mirror Has Two Faces, Bend It Like Beckham, Chasing Liberty, шулай ук «Сестра его дворецкого» , «Нью-йоркские истории» (Марио дель Монако башкара, новелла «Школа жизни» М. Скорцезе), «Вкус жизни», «Гнев», «Играй, как Бекхэм», «Иствикские ведьмы», «Море внутри», «Остров», «Первая дочь», «Поля смерти», «У зеркала два лица», «Цена страха», «Клиент всегда мёртв», «В тюрьму», «Римские приключения».
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ashbrook, William and Powers, Harold, Puccini's 'Turandot': the end of the great tradition, Princeton University Press, 1991 ISBN 0-691-02712-9
- Carner, Mosco, Puccini: a Critical Biography, Gerald Duckworth, 1958
- Kerman, Joseph, Opera as Drama, New York: Knopf, 1956; Berkeley: University of California Press, 1988, ISBN 0-520-06274-4
- Sachs, Harvey. Toscanini. Robson, 1993 ISBN 0-86051-858-2
- Полное либретто оперы «Турандот» на русском