Тыва гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тыва гимны latin yazuında])
Тываның дәүләт гимны

Чын исеме: Тыва Республикасы Дәүләт гимны

Сүзләрнең авторы Окей Шанагаш
Композиторы Кантомур Сарыглар
Дәүләт Тыва байрагы Тыва
Билгеләнү вакыты 2011 ел
Мен - тыва мен
Гимнның инструменталь язуы

«Мен — тыва мен» (тат. «Мин — тывалымын», рус. «Я — тувинец») — Тыва Җөмһүриятенең дәүләт гимны.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу куәтле, җырлаучының һәм тыңлаучының аңына һәм бөтен күзәнәкләренә үтеп керә торган гимн 2011 елның 11 августында рәсми рәвештә кабул ителде. Окей Шанагаш сүзләре, Кантомур Сарыглар музыкасы.

Беренче гимн (1993—2011)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моңа кадәр рәсми чараларда “Тооруктуг долгай таңдым” (“Урманнарымда йөргәндә”) дип аталган тыва халык җырының көе генә уйнала иде. Ул җыр текстының эчтәлеге... чит кешегә гимн буларак җырлап күрсәтерлек түгел иде шул: “Мин һәрвакыт канәгатьмен урманнарымда йөргәндә: урманнарым бай бит минем — һәрнәрсәгә, җәнлекләргә. Тау-кыялар һәм урманнар арасында туып үстем, шуңа күрә мин куәтле, һәм мин баеп та китәрмен. Тугыз төрле терлек-туар — көтү көтеп тукландырсам, үзем кебек тәрбия кылсам, һичшиксез, баеп китәрмен”…

Яңа гимн[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тыва дәүләт байрагы

2011 елның 13 августында Тыва Җөмһүриятенең яңа гимны төбәк хөкүмәтенең тынлы оркестры һәм хоры башкаруында киңрәк җәмәгатьчелеккә дә тәкъдим ителде. Тыва Җөмһүриятенең атказанган сәнгать эшлеклесе Аяна Монгуш дирижёрлык итте. Кичкә таба гимнның видеоязмасы Интернетта пәйда булды. Сүзлекләр актара-актара төн утырып чыккач, аның тексты татар теленә дә тәрҗемә ителгән иде инде.

Тыва телендә Татар телендә
Мен — тыва мен (тат. Мин — тывалы)
Беренче куплет

Арт-арттың оваазынга
Дажын салып чалбарган
Таңды, Саян ыдыынга
Агын өргээн тыва мен.

Изге үткел оваасына
Таш салганда догалы –
Таңды, Саян тауларына
Аклык өргән тывалы.

Кушымта

Мен – тыва мен,
Мөңге харлыг дагның оглу мен.
Мен – тыва мен,
Мөңгүн суглуг чурттуң төлу мен.

Мин – тывалы,
Мәңгелек кар яткан тау улы,
Мин – тывалы,
Көмеш сулар аккан ил кызы.

Икенче куплет

Өгбелерим чуртунда
Өлчей тарып иженген,
Өткүт хөөмей ырынга
Өөрүп талаан тыва мен.

Ата-баба Ватанында
Үз бәхетенә юл салып,
Дәртле хөмәй җырларына
Гашыйк булган тывалы.

Кушымта

Мен – тыва мен,
Мөңге харлыг дагның оглу мен.
Мен – тыва мен,
Мөңгүн суглуг чурттуң төлу мен.

Мин – тывалы,
Мәңгелек кар яткан тау улы,
Мин – тывалы,
Көмеш сулар аккан ил кызы.

Өченче куплет

Аймак чоннар бүлези
Акы-дуңма найыралдыг,
Депшилгеже чүткүлдүг
Демниг чурттуг тыва мен.

Хөр гаиләдә халыклар —
Бер-берсенең туганы;
Алгарышка юл тоткан
Бердәм илле тывалы.

Кушымта

Мен – тыва мен,
Мөңге харлыг дагның оглу мен.
Мен – тыва мен,
Мөңгүн суглуг чурттуң төлу мен.

Мин – тывалы,
Мәңгелек кар яткан тау улы,
Мин – тывалы,
Көмеш сулар аккан ил кызы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]