Түнтәрдә дини тормыш тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түнтәрдә дини тормыш тарихы latin yazuında])

Түнтәрнең беренче имамы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдрәсә комплексыннан калган биналар бүген.

Питрәч төбәегенең Екатериновка авылыннан чукындыру сәясәтеннән качып, Габдеразак хәзрәт гаиләсе белән Түнтәргә килеп урнаша һәм башлангыч дини белем бирүче Түнтәр мәдрәсәсенә нигез сала. Җәмәгате белән алар 40 ел дәвамында (1730-1770) авыл халкына белем-тәрбия бирә. Өч Түнтәр егетен: Госман, Габделхәмид, Сәгыйтьләрне Дагыстанга муллалыкка укырга җибәрә. Анда белем алып кайткач, Госман хәзрәт остазын алмаштыра (1770-1785). Габделхәмид Мәчкәрәгә урнаша һәм анда мәдрәсә ача. Сәгыйть хәзрәт Ырынбур Каргалысы мәчетенә урнаша. Соңрак Габделхәмид (1785-1809) һәм Сәгыйть хәзрәт (1809-1832) авылга өченче һәм дүртенче имам булып кайталар. Габдеразак хәзрәтнең кабере Түнтәрнең иске зиратында.

Түнтәрдә муллалар әзерли торган мәдрәсә (училище) ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түнтәр мәчетенең (Югары) 1950 елдагы рәвеше. Манарасы 1930 елда киселгән
Файл:2-китап.jpg
Түнтәр авылының мәчет-мәдрәсәләре тарихы, А5 форматта, 336 бит

Бишенче имам (1832-1859) — Түнтәр егете Мөхәммәтгали Сәйфуллин Бохарада 10 ел белем ала,Тибетта, Әфганстанда, Һиндстанда 5 ел стажировка үтә. 1829 елда авылга кайтып, 1832 елда урта белем бирүче мәдрәсә ача. 1834 елда яңа мәчет төзетә. Мөхәммәтгали Сәйфуллин авылның беренче мәншүрле (указлы) имамы була. Мөхәммәтгали ишан мөдәррислек иткән чорда Түнтәр мәдрәсәсе бөтен Идел-Уралга таныла. Мәдрәсәгә белем алырга башлангыч дини белеме булган шәкертләр бөтен Идел-Урал төбәгеннән җыйнала. Хәтта Бохара янындагы Сарайбҗа китапханәсендә Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган тулы бер династия китап күчерүче хаттатлар буларак тарихка кереп калган. Мөхәммәтгали ишан үзе исән вакытта ук мәдрәсә белән җитәкчелекне (мөдәррис) һәм имамлыкны кияве (1859-1876) Шәмсетдин хәзрәткә тапшыра. Шәмсетдин хәзрәт чыгышы белән Мамадыш өязе Мазарар Асты авылыннан. Бу авыл хәзер Кукмара бистәсе (шәһәре) эчендә калган Манзарас авылы. Шәмсетдин кечкеәдән Түнтәр мәдрәсәсенә килеп белем ала. Белемгә бик хирыс була. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлагач, Бохарада югары белем алып, указлы мулла буларак мәдрәсә белән җитәкчелек итә. Ул дини белем белән генә канәгатьләнми. Дәвадау белән дә шөгыльләнә. Русча-латинча дәвалар китаплары белән эшли. Дәвалык материалларны Русия аптекларыннан да ала, Истамбулдан да кайтара. Җирле шифалы үләннәрне һәм башка дәвалыкларны кулланып даруларны үзе ясый. Шәмсетдин хәзрәт Мәхмүд улы астрономия белән дә шөгыльләнә. Шәкертләренә телескоптан айны, йолдызларны гына түгел, планеталарны, хәтта Сатурн планетасының боҗралаарына кадәр күзәтергә өйәтә. Кызганычка каршы Шәмсетдин хәзрәт Хаҗ сәфәреннән кайтканда вафат була, Истанбулда җирләнә.

Мәдрәсә белән Ишмөхәммәт хәзрзт идарә итү чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәмсетдин хәзрәтнең улы Мөхәммәтнәҗип әтисе вафаты чорында 10 яшендә генә була. Шунлыктан, мирас буенча имамлык аңа тими. Җиденче имам һәм мәдрәсә мөдәррисе булып Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәтов сайлана. Ул Түнтәр мәдрәсәсе белән 42 ел җитәкчелек итә (1876-1918). Шулай итеп, 1832-1918 елларда Түнтәр мәдрәсәсе махсус урта белем биреп, дәрәҗәле уку йорты санала. Рус дәүләт оешмалары исәп-хисабында Түнтәр мәдрәсәсе “училище” дип, авыллардагы мәчет каршында башлангыч белем бирү мәдрәсәләре “школа” дип теркәлгән. “Училище” тибындагы мондый мәдрәсәләр Кукмара төбәгендә Күкшелдә (Кошкино), Мәчкәрәдә, Саба төбәгендә Сатышта, Арча төбәгендә Корсада, Кышкарда эшләгән.

Дәүләт исәбе язмаларында “1911-1912 еларда Малмыж өязенә кергән татар авылларында имамлык итүче указлы 36 мулланың 24 е, ягъни өчтән икесе Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган” дип теркәлгән. Түнтәр мәдрәсәсенә якын тирәдәге төбәкләрдән генә түгел, хәтта Казаннан һәм Ырынбурдан да шәкертләр килеп белем алулары билгеле. Мәдрәсәдә нигездә төп фәннәр булып: дин белеме, гарәп теле, фарсы (иран) теле, төрек (татар) теле, мантыйк (философия) укытылган. География, хисап һәм башка төрлк фәннәр укытылганы да билгеле. Бу мәдрәсә кадими мәдрәсә дип саналган. Өстәл-парталар кулланылмаган. Укулар октябрь аенда башланып, май аенда тәмамланган. Һәр язда шәкертләр бер ел укыганнарына имтихан биргәннәр. Мәдрәсәнең китапханәсе бик бай булган. Мәдрәсә китапханәсеннән тыш имам Ишмөхәммәт хәзрәтнең бай китапханәсе, бабасы Мөхәммәтгали ишаннан калган Мөхәммәтнәҗипнең дә бай китапханәсе булган. Гомумән, һәр мөселман гаиләсендә китап шүрлегендә дистәләрчә дини һәм әдәби китаплар булган. Мәдрәсәдә белем алуның билгеләнгән санда уку елы булмаган. Кемдер мәдрәсәне 10 елда, кемдер кыскарак вакыт аралыгында тәмамлауга ирешкән. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга “мулла” дәрәҗәсе бирелгән. Имам булып сайлану хокукына ия булу өчен мулла Диния назәрәтенә (башта Ырынбурга, аннары Уфага) барып имтихан бирергә тиеш булган. Бу имтиханда дин белеме һәм телләрне белү генә түгел, ә мулланың ораторлык һәм инандыра алу сәләтенә дә зур игътибар ителгән. Имтиханга килүче барлык мулалар да аны үтә алмаган. Имтиханны үткәннәренә “Указлы мулла” таныклыгы бирелгән.

Түнтәдә җәдит мәдрәсәсе ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1890 елда Мөхәммәҗгали ишанның оныгы Мөхәммәҗнәҗип Шәмсетдин улы Бохарада югары белем алып кайтканнан соң Түнтәрдә мәдрәсә ачарга указ ала һәм “Мәдрәсәи Шәмсия” исемле җәдит мәдрәсәсе ачып җибәрә. Бер ишек алдында, бер мәчет каршында аерым аерым ике бинада ике мәдрәсә эшли башлый. Лобачевский китапханәсенең мирасханәсендә әлеге мәдрәсәнең Кануннамәсе һәм дәресләр расписаниесе саклана. Әлеге расписаниедән күренгәнчә, җәдит юнәлешендә башлангыч белем бирү 4 сыйныфка нигезләнгән. Бишенче югары (Галия сыйныфы) расписаниесе дә бар.  Әлеге мәдрәсәгә шәкертләр авылдан гына тупланганмы, чит авыллардан да килгәнме, бу турыда мәгълүмат юк. “Мәдрәсәи Шәмсия”нең 1918 елга кадәр эшләве турында да мәгълүмат юк Ишмөхәммәт хәзрәт карамагындагы кадими мәдрәсә дә 1918 елда ябылган.

Мөхәммәҗгали ишан нигез салган мәдрәсә комплексы бер десәтинә (1,09 га) мәйданны биләгән. 1834 елда төзелгән мәчетнең ике залы, хуҗалык максатында кулланылган түбәнге каты булган. Бүгенге көндә түбәнге каты алынып (1960), бинаның манарасын алып (1930), бер катлы итеп торгызылган бинасы саклана. Мәдрәсәнең китапханә һәм ятак булып хезмәт иткән бинасы 1965 елга кадәр авыл клубы булып хезмәт итте. Таштан эшләнгән шәкертләр ашханәсе  мәктәпнең мастерское булып торды. Бүгенге көндә мәдрәсәнең ике уку бинасы исән. Кирпечтән 1912-1914 елларда эшләнгәе 3 бүлмәле, 18 тәрәзәле, 120 кв м., таштан 1905-1907 елларда төзелгәне дә 3 бүлмәле, 16 тәрәзәле, 140 кв м. Агач биналар сакланмаган. Мәдрәсәнең сыерлар тоткан фермасы һәм яшелсә-җимеш бакчасы да булган.

Түнтәрнең Икенче (Түбәнге) Җәмигъ мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912-1914 елларда Түнтәрдә икенче (Түбәнге) Җәмигъ мәчете дә төзелә. Авыл ике мәхәлләгә бүленгән. Яңа төзелгән мәчекә Ишмөхәммәт хәзрәт имам булып теркәлә. Югарыгы мәчеткә имам булып Мөхәммәтнәҗип хәзрәт сайлана. Ишмөхәммәт хәзрәт 1919 елда большевиклар тарафыннан атыла. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт (сигезенче имам 1912-1930) 1930 елда төрмәгә озатыла. Ишмөхәммәт хәзрәтнең улы Мөхәммәтнәкыйп хәзрәт 1926 елда указ алып кайта һәм тугызынчы имам буларак, түбәнге мәчеттә хезмәт куя башлый. Әмма ул да 1930 елда репессия корбаны бкла.

1930 елдан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда озак еллар дәвамында мәэзин хезмәтен башкарган Мөхәммәтҗан Галиев та төрмәгә озатыла. 1930-1960 елларда авылда имам вазыйфасын дин белеме булган өлкән яшьтәге авылдашларыбыз башкара. 1960-2000 елларда имам вазыйфасын үзлегеннән дин белемен үзләштергән Гарифулла Мөхәммәтшакиров башкарды. 2000 елдан башлап, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган авылдашыбыз Гомәр хәзрәт  имам булып хезмәт итә.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Зарипов, Түнтәр авылының мәчет-мәдрәсәләре тарихы, 2017 ел.

   Р. Зарипов Аллаһка якынаю юлында, 2017

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008