Тәмәке (чимал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәмәке (чимал) latin yazuında])

Тәмәке (лат. Nicotiána) — гади тәмәке (Nicotiana tabacum) һәм тилебәрән төркеменә караган тәмәке төрләренең (Nicotiana) киптерелгән яфраклары. Наркотик матдә буларак кулланыла. Ул тарту, чәйнәү, иснәү бәйлелегенә китерә. Тәэсир итүче өлеше - алкалоид никотин[1][2][3].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVI гасырга чаклы тәмәке тик Төньяк һәм Көньяк Америкада гына үсә. 1556 елда Андре Теве аның орлыгын Бразилиядән Франциягә алып килеп чәчә. 1560 елда тәмәке испан короле Филипп II сараенда бизәүче үсемлек буларак кулланыла. Португалиядәге француз илчесе Жан Ильман Нико Испаниядән Парижга исни торган тәмәке алып кайта һәм бу бик тиз модага керә. Тәмәке тарту 1565 елда соң инглизлардан тарала башлый. 150 ел эчендә тәмәке Евразия буйлап таралып, Африкага килеп җитә.

1600 елда Испаниядәге Америка колонияләрендә тәмәке плантацияләре күренә башлый. 1612 елда Джон Ролф Англия колониясе Джеймстаунда (Виргиния) тәүге уңыш җыя һәм ул тәмәкене виргин атамасы белән йөртә башлыйлар. 10 елдан соң тәмәке төп экспортка әйләнә, аны хәтта сәүдәдә алыш-биреш өчен кулланалар.

Хәзерге вакытта тәмәке күп илләрдә үстерелә. Кайбер тәмәке төрләренең киптерелгән яфраклары тарту өчен кулланыла.

Тәмәкенең кешеләргә зарарлы булуы һәркемгә билгеле. Сигаретлар һәм папирослар ясала торган тәмәке яфрагында никотин агуы бар. Ул йөрәкне, баш миен, үпкәләрне агулый. Шуңа күрә дә тәмәке тартучылар мондый зарарлы гадәте булмаганнарга караганда күбрәк авырыйлар. Мәсәлән, бронхит һәм сулыш юлларының башка авырулары аларда 15 тапкыр ешрак табыла.

Тәмәке тарту тагын да куркынычрак авыру — яман шеш авыруына китерә. Бугаз яман шеше, үпкә, ашказаны, бавыр яман шешләре тәмәке тартучыларда бик еш күзәтелә.

Әлбәттә, тәмәке тартучыларның барысы да андый куркыныч авырулар белән чирләми, ләкин тәмәке тарту аркасында бөтенесенең дә сәламәтлеге какшый.

Тәмәкенең мәкерле үзлеге бар: организм никотинга күнегә, аннары кешеләрнең күбесе аңардан башка түзеп тора алмый. Кешенең бик нык тартасы килә. Бу хис — сусау яки тамак ачу кебек. Шуңа күрә дә тартуны ташлау кайчагында бик, бик тә кыен була. Иң яхшысы — беркайчан да тәмәке тарта башламау.

Тәмәке үстерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фермер тәмәке үсемлеген тикшерә (Чәтем Виргиния штаты)
Тәмәке басуы. Андорра
Тәмәке яфракларын киптерү

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Табак. Толковый словарь по медицине. 2013.
  2. [ Курение] — ЗСЭ
  3. What causes nicotine addiction?