Эчтәлеккә күчү

Төертамыр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төертамыр latin yazuında])
Төертамыр
Халыкара фәнни исем Orchis L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон ятрышниковые[d][3]
Таксономик төр O. militaris[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Настольный энциклопедический словарь[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 17[d], Ботанический словарь, 1878[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]

 Төертамыр Викиҗыентыкта

Төертамыр, күке яше, сәхләб (лат. Orchis) - сәхләбчәләр семьялыгыннан бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

100 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарда, башлыча, уртача пояста таралганнар.Бу үсемлек урман массивларында, куаклар арасында, Волгоград өлкәсеннән Украинаның Днепр тигезлекләренә кадәр дымлы һәм дымлы көтүлекләрдә очрый[4]. Татарстан территориясендә 2 төре: башлыксыман төертамыр (O. militaris) һәм көйгән төертамыр (O. ustulata) бар. Дымсу болыннарда, урман аланнарында, куаклыкларда үсәләр.

Казакъстанда тигезлектә һәм урман массивларында, куаклар арасында, дымлы көтүлекләрдә, күләгәле урыннарда үскән 10 төре бар.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Orchis anatolica чәчәге

10-75 см биеклектәге үсемлек. Тамыры, гадәттә, йомыркасыман 2 бүлбеле, берсе деформацияләнгән, агымдагы елда тереклек итә, икенчесе аксыл, тыгыз, алдагы елда тернәкләнүче бөреле.

Сабагы туры, яфраклы. Яфраклары күбесенчә тамыр яны таралгысында, йомыркасыман яки ланцетсыман, озын, йомшак. Чәчәкләре вак, алсу, аксыл шәмәхә төстә, башак чәчәк төркемендә, бал исе килә. Җимеше – тартмачык. Май-июльдә чәчәк аталар. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр, табигатьтә микориза хасил итүче гөмбә йоктырганда гына үсеп китәләр. Известьле, гумуска һәм азотка бай туфракларны өстен күрә.

Orchis pallens

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төертамыр төерендә якынча 50% лайла, крахмал, аксым матдәләре, шикәр, кальций, кузгалак кислотасы һәм минераль тозлар бар. Дару үсемлеге, халык медицинасында аның тамырлары согын нервлар көчсезләнгәндә кулланалар. Ашказаны-эчәк авырулары, агулану вакытында кулланыла. Киптерелгән бүлбеләреннән (салеп) тонусны күтәрү өчен һәм көзән җыеруга каршы төнәтмә әзерлиләр.

Декоратив үсемлек.

Orchis militaris - Очламлы төертамыр

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006). [5].

Күке яше

Казакъстанда бер төр (лат. Orchis militaris) Кызыл китапка кертелгән. Аның биеклеге 10-40 см, тамырлары түшәлгән. Агачның сабагы бизле төкләр белән капланган.Чәчәкләре алсу, зәңгәрсу-сары, шәмәхә төстә. Орлыктан һәм вегетатив рәвештә үрчи. Май-июнь айларында чәчәк ата һәм җимеш бирә. Җимеше-тартма, тышкы яктан бизле төкләр белән капланган. Декоратив үсемлек. Бик сирәк төр, аның ареалы елдан-ел кими.[6]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. 3,0 3,1 Chase M. W., Schuiteman A., Cássio van den Berg et al. An updated classification of Orchidaceae // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2015. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/BOJ.12234
  4. «Дару үләннәре» М. Хуҗабәков
  5. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tertamyr
  6. «Казакъстан» Зур энциклопедия. /Баш мөх.Б.Аяган. 8 том. Алма-Ата: «Казакъ энциклопедиясе», Алма-Ата, 2006.