Төнбоек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төнбоек latin yazuında])
Төнбоек
Сурәт
Халыкара фәнни исем Nymphaea L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Nymphaeoideae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр N. alba[d]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=8329[5]
 Төнбоек Викиҗыентыкта

Ак төнбоек (лат. Nymphaéa) - су лаләсе, төнбоекчалар семьялыгыннан күпьеллык су үсемлекләре ыругы.

Кыскача мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабаксыз үсемлек, сулык төбендә куәтле горизонталь тамырчалы һәм су өслегендә йөзеп йөрүче цилиндрсыман озын сапларда урнашкан ялтыравык йөрәксыман озынча-түгәрәк зур яфраклы. Яфракларының озынлыгы 10 - 30 см. Чәчәк бөреләре ачылганнан соң, озын чәчәк сапларында күп таҗ яфракчыклы йөзеп йөрүче берәр-берәр ак чәчәкләр күренә башлый, алар кичен йомылып суга күмеләләр, иртән яңадан калкып чыгып ачылалар (яңгырлы көннәрдә көндез дә ачылмыйлар). Ак төнбоекның касәсе түгәрәк нигезле, ап-ак төнбоекныкы — 4 кырлы. Чәчәкләре төзек (актиноморф), ике җенесле. Июнь–августта чәчәк аталар. Чәчәк атып бетергәннән соң, чәчәк сабы бөтерелә, җимеше суда үсә. Җимешләре — аркылы җөйле күп орлыклы зур тартмачык. Август–октябрьдә өлгерәләр. [6].

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

50 дән артык төре билгеле, бөтен Җир шарында таралганнар. Татарстан территориясендә 2 төре бар. Ап-ак төнбоек (N. candida) — бөтен республикада агымсыз һәм әкрен агымлы сулыкларда, ак төнбоек (N. alba) Зөя һәм Чишмә елгаларында очрый.

Башкортстанның Урал алдында һәм Башкортстандагы Урал аръягында таралган.

Файдалану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үсемлек составында эфир мае, гликозид, алкалоид, дуплау матдәләре, крахмал, глюкоза бар.

Халык медицинасында тынычландыру, йоклату, авыртуны басу чарасы, тән кызышканда, шулай ук тире ялкынсынуын дәвалауда кулланыла.

Тамырчасы һәм орлыклары су кошлары, кондыз, ондатра һәм башкалар терлек ияләре өчен азык булып тора.

Декоратив үсемлекләр.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Wiersema J. H. {{{башлык}}} // Ann. Missouri Bot. Gard : ежегодник. — № 75. — P. 795—804.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  5. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  6. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/tnboek