Төньяк котып
Күренеш
| Төньяк котып | |
|---|---|
| ... хөрмәтенә аталган | төньяк |
| Һәштәге | Northpole |
| Моның каршысы | Көньяк котып |
Төньяк полюс — Җирнең әйләнү күчәренең Төньяк ярымшарда Җир өслеге белән кисешкән ноктасы. Бу ноктаның координаталары төньяк киңлекнең 90°00,000'. Бу нокта географик озынлыкка ия түгел.
Төньяк полюс Төньяк Боз океанының үзәк өлешендә урнашкан. Ел буена Төньяк полюс районында күп еллык бозлар дрейфлый. Кышын уртача температура −40 °C, җәен нигездә 0 °C тирәсе.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Астрономик үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Полюсларда көннең озынлыгы якынча 187 тәүлек. Төннең — 178 тәүлек. Шуларның 15-16сы дәвамында кояш чыкканга кадәр һәм баеганнан соң ак төн күренеше күзәтелә. Монда көн һәм төннең алмашынуы Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүенә бәйле булмыйча Җирнең Кояш тирәли әйләнүенә бәйле.
- Кояшның офык өстендә максималь биеклеге Кояшның җәйге торгынлыгы вакытындагы биеклегеннән (≈23°26′) артмый.
- Айның офык өстендә иң зур биеклеге 28°43′ тәшкил итә.
