Умырзая
| Умырзая | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Galanthus L., 1753[1][2] |
| Таксономик ранг | ыру[1] |
| Югарырак таксон | Galantheae[d] |
| Таксонның халык атамасы | زهرة اللبن, Xədicəgülü, Кокиче, Ургы, sněženka, Çеçпĕл, Eirlys, Vintergæk, Schneeglöckchen, Esparık, Sněgulka, Snowdrop, Neĝborulo, Lumikelluke, گل برفی (سرده), Lumikellot, Perce-neige, Plúirín sneachta, Blaa sniaghtee, Visibabe, Sněhowka, Hóvirág, Ձնծաղիկ, ガランツス属), თეთრყვავილა, Ажэгъуэмэ, 설강화(雪降花), 스노드롭, Bindehlok, Blejen ergh, Snieguolė, Кокиче, Nakelt Jumfer (Geslecht), Sneeuwklokje[3], Snøklokker, Малусæг, śnieżyczka, Ghiocel, Подснежник, Ньургуһун, snežienka, หยาดหิมะ, Kardelen, Умырзая, Підсніжник, Hoa tuyết điểm, 雪花蓮屬, 雪滴花属[4][5] һәм mali zvonček |
| Таксономик төр | G. nivalis[d] |
| Җимеш төре | тартмачык[d] |
| CITES Appendix | Appendix II of CITES[d] |
| GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=4803[6] |
Умырзая, яки Галантус (лат. Galanthus) — Амариллислылар гаиләсеннән күпьеллык үләннәр төре.
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аларның фәнни исеме - галантус, борынгы юнан теленнән тәрҗемәдә "сөтле чәчәк" дигәнне аңлата. Алар амариллислылар гаиләсенә керәләр. Барлыгы, гибридларны санамый, кимендә 18 төр бар. Матур төсле булу сәбәпле, Англиядә чәчәкләр «кар алкалары», ә Германиядә – «кар кыңгыраулары» дип аталган шигъри исемгә ия. Россиядә умырзаяларга бирелгән исем аларның бик иртә, әле кар эреп беткәнче үк, барлыкка килүе белән бәйле.
Татар телендәге атамасы [умыˇ рзайа] ~ башк. (БТДҺ: 204, 254, 361) &умырзыйа, умырҙай&, умырзыйа, !мәрзайа, !мәрзәйә – Урал артында (Г. Теләш), Урал регионында (БТДҺ: 74, 76–77) ғөмөрө зайа дип атала (чәчәге бик тиз коелучан булуыннан дип аңлатыла), к. ш. ук нуг. öмирзайа «утчәчәк». Р.Г. Әхмәтьянов сүзлегенә караганда [7], гомере зая (чәчәк) дип аңлату – халык этимологиясе. Сүзнең этимоны фар. хумри (> кырг. кумры, кумуру) «җете кызыл чәчәкле үлән» сүзе белән баглы булса кирәк (хумри зиаһ «кыр ут чәчәге», фар. зиаһ «кыр, ялан»).
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Умырзаялар күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Европа территориясендә, Кара диңгез ярында, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында һәм Кече Азиядә таралганнар.
Умырзаялар Кызыл китапка кертелгән, чөнки аларга юкка чыгу куркынычлыгы яный. Хәер, алар декоратив үсемлекләр дә дип саналалар. Чәчәк үстерүчеләр аларны бакчаларда үстерәләр.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Умырзаялар зур төркемнәр белән үсәләр. Башта чәчәкләр кояшка тартылалар, әмма вакытлар узу белән бутоннар баш ияләр. Форма буенча алар кыңгырауларны хәтерләтәләр. Умырзая чәчәге бер тамчы карга охшаган. Чәчәкнең куе яшел яки яшькелт төстәге ике яфрагы бар. Үсемлекнең озынлыгы 10-20 см була ала. Чәчәге алты нәфис таҗдан тора. Аларның өчесе эчке рәттә, ә калганнары аларны әйләндереп ала. Чәчәк ату чоры 2 атна дәвам итә. Чәчәкләр кар эреп беткәннән соң юкка чыга.
Урман умырзаясы элек-электән яз, чисталык, яшьлек һәм сафлык символы булып тора, шулай ук бүгенгесенә дә, киләчәгенә дә сөенергә, уңышсызлыклар турында хатирәләрне үз йөрәгеннән куарга кирәклеге турында сөйли. Шуңа күрә бу назлы, матур чәчәкләрнең бик популяр булуы гаҗәп тә түгел.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu) et al. Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 // 生物多样性 — 2015. — 7 — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ архив күчермәсе. әлеге чыганактан 2019-08-19 архивланган. 2025-10-21 тикшерелгән.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Умырзая, үсемлек // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Артюшенко З. Т. Критический обзор рода Galanthus L. // Ботанический журнал. — М.—Л., 1966. — Т. 51. — С. 1443.
- Артюшенко З. Т. СССР Амариллислылары. — Л.: Наука, 1970. — С. 41—83. — 179 с.
- Головкин Б. Н. и др. Декоративные растения СССР. — М.: Мысль, 1986. — 320 с.
- Диев М. М. Галянтуслар. — М.: КМК, 2014. — 168 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-87317-936-7.
- Nina Rønsted, Dimitri Zubov, Sam Bruun-Lund, Aaron P. Davis Snowdrops falling slowly into place: An improved phylogeny for Galanthus (Amaryllidaceae) (en) // Molecular Phylogenetics and Evolution. — 2013. — Т. 69. — № 1. — С. 205–217. — DOI:10.1016/j.ympev.2013.05.019