Урманлы тугайлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Эри елгасы тугае

Урманлы тугайлар - елга һәм башка сулыклар яры буенда уйсу җир, болынлык, гадәттә таллар, зирекләр белән капланган, ярымутрау кебек формада була.

Елга ташыганда тугайлар еш кына су астында калалар. Биредә яшәүче хайваннар, организмнар су басуларга ияләшкән булалар.

Урманлы тугайларның күпчелек өлеше бүгенге көндә инде көтүлекләргә, иген кырларына әйләндерелгән. Аеруча тугайлык мәйданнары гидроэлектр станцияләре төзегәндә, суднолар йөрү максатыннан елгаларны буганда су астында калып ныкъ кими.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]