Утлы Җир (архипелаг)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Утлы Җир (архипелаг) latin yazuında])

Утлы Җир
исп. Tierra del Fuego
54°00′00″ ю. к. 70°00'00" кб. о. (G) (T)
АкваторияләрАтлантика океаны, Тын океан
Гомуми мәйдан73 753 км²
Иң биек ноктасы2488 м
ИлләрАргентина Аргентина
Чили Чили
Утлы Җир (архипелаг) (Көньяк Америка)
Халык саны (2010 ел)135 000 кеше
Халык тыгызлыгы1,83 кеше/км²
 Утлы Җир Викиҗыентыкта

Утлы Җир (исп. Tierra del Fuego [ˈtjera ðel ˈfweɣo]) — Көньяк Американың көньяк читендәге архипелаг.

Кыйтгадан Магеллан бугазы белән аерылган. Көнбатыш өлеше Чили, көнчыгыш өлеше Аргентина составында.

Мәйданы 72 мең км². Утлы Җир яки Исла-Гранде утравы (мәйдан 48 мең км²) һәм бик күп вак утрау һәм кыялардан гыйбарәт. Архипалагның иң көньяк ноктасы — Горн борыны. Архипелагның көньяк һәм көнбатыш өлеше таулы (иң биек ноктасы 2469 м), калган өлеше калкулыклы тигезлекләр һәм түбәнлекләр. Торфлы сазлыклар күп. Бозлыклар бар.

Климаты уртача, салкынча океан климаты. Гыйнварның уртача темпратурасы +10°…11°, июлнеке 0°…+2°. Явымнар саны 500…2000 мм.

Милли парклар бар. Халык сарыкчылак һәм балык тоту белән шөгыльләнә. Нефть һәм газ чыганаклары бар. Төп торак пунктлары: Ушуая һәм Порвенир. Утлы Җирне аурупалылардан иң беренче булып 1520 елда Фернан Магеллан әйләнеп үткән. Ул җирле халык тарафыннан яндырган утларны күреп, архипелагка шундый исем биргән.