Уфа дәүләт циркы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа дәүләт циркы latin yazuında])

Уфа дәүләт циркыБашкортстанның башкаласы Уфада Октябрь проспектында урнашкан. Дәүләт циркы яки Уфа циркы дип тә йөртелә. Дәүләт карамагында, Россия дәүләт цирк компаниясе филиалы.

1968 елның 5 ноябрендә РСФСРның атказанган артисты К. В. Дурова җитәкчелегендәге программа белән ачыла. 2 мең урынлык тамаша залы, административ кабинетлар, көнкүреш бүлмәләре, грим бүлмәләре, балет-спорт залы, «Мәйдан» тулай торагы бар. 1970 елдан БАССР Министрлар шурасы карары белән «Союзгосцирк» Бөтен Союз беләшмәсе катнашлыгында Уфа циркы янында Башкорт цирк студиясы оештырыла. Аны тәмамлаучылар (55 кеше) Башкортстанда профессиональ цирк сәнгатенә нигез сала.

Уфа циркы бинасы 20 гасырның 2 нче яртысына караган архитектура комарткысы.

Башкорт цирк коллективының (1991 елга кадәр эшли) «Чәчәк ат, Башкортстан!» программасы белән беренче тамашасы 1973 елның 7 сентябрьдә куела. Соңрак «Йөрәктән йөрәккә» (1979), «Манеждагы сабантуй» (1984), «Дуслык аренасы» (1989) программалары эшләнә. Уфа циркы аренасында Россия Федерациясенең халык артистлары А. С. Дементьев, И. Э. Кио, К. А. Корнилова, К. К. Угаров, Н. Я. Свирский, В. В. Тихонов, ССРБның халык артистлары В. М. һәм М. М. Запашныйлар, Ю. В. Никулин, О. К. Попов һ.б. чыгыш ясый. Башкорт циркы артистлары ССРБ буйлап һәм дөньяның 18 илендә гастрольләрдә була. Уфа циркы белән Л. В. Аверина, Н. П. Барзилов, А.Г. Вилданов, Ю. Х. Газизов, Г. М. Газизова, Р. Н. Дербышева, Ф. Х. Иксанова, Г.Ш. Имашева, Ярмөхәммәтовлар, Кадеевлар, Шамил Кинҗәкәев, С.Г. Кирәев, Кокорина, Солтангәрәевлар, Фәйрүзова, Шакировлар, Әсәдуллиннар эшмәкәрлеге бәйле.

2017 елның маенда ремонтка ябылган.