Фирая Зыятдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирая Зыятдинова latin yazuında])
Фирая Зыятдинова
Туган 5 сентябрь 1945(1945-09-05)
Мамыш авылы
Үлгән 22 апрель 2006(2006-04-22) (60 яшь)
Казан
Һөнәре шагыйрә

Фирая Зыятдиновататар шагыйрәсе.

Фирая Зыятдинова сугыш гөрелтесе тынган елда — 1945 елның 5 сентябрендә Әтнә районының Мамыш авылында туган. Кичке урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының филология факультетында укыган. Бер ел мәктәптә балаларга белем биргәнән соң, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгән.

Фирая Зыятдинова – “Матур буласым килә”, “Язгы ярсу”, “Ташкын”, “Айнур”, “Мин кояшка елмаям”, “Бака туе” исемле шигырь китаплары авторы. Аның һәр шигыре, җыр көе сорап, үзенә тартып тора. Шуңа күрә Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов, Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Кәлимуллин кебек күренекле композиторлар шагыйрәнең матур һәм моңлы шигъриятенә еш мөрәҗәгать иткәндер. Л.Батыр-Болгариның “Мин сине шундый сагындым” җыры бүген дә халык күңелендә саклана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]