Фридрих Малкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фридрих Малкин latin yazuında])


Фридрих Малкин
Туган 26 гыйнвар 1932(1932-01-26)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән июнь 2019 елдан иртә түгел һәм елдан соң түгелиюль 2019
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре спортивный журналист, публицист

Фридрих Моисеевич Малкин (1932 елның 26 гыйнвары, Казан, ССРБ2019) — Совет һәм Россия спорт журналисты һәм публицисты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фридрих Малкин 1932 елның 26 гыйнварында Казанда туа.

1962 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый[1].

1955 елдан спорт журналистикасы белән шөгыльләнә. «Комсомольская правда» һәм «Известия» үзәк газеталарында, «Физкультура и спорт» һәм «Молодая гвардия» журналларында, шулай ук Мәскәүнең «Московский комсомолец», «Московская правда», «Московская спортивная неделя», «Ленинское знамя» шәһәр һәм өлкә газеталарында басыла[2].

Малкинның фехтование, регби, уктан ату һәм шахмат белән кызыксынуы аеруча зур була. 1958—1966 елларда ул ССРБ Фехтование федерациясе президиумына керә. 1966 елгы фехтование буенча дөнья чемпионатына багышланган «XX гасыр мушкетёрлары» документаль фильмы авторларының берсе була. Шулай ук спорт тематикасына берничә публицистик китап язган[1]. Алар арасында — гроссмейстер Александр Котовның сайланган партияләренә багышланган китап — ул шахматчының тормыш һәм иҗатының биографик очергы белән тәэмин ителгән[3].

1970—1980 елларда «Физкультура и спорт» нәшриятында эшли, анда дистәләрчә шахмат китабы редакторы була, шул исәптән Эмануил Ласкер, Хосе Рауль Капабланка, Рихард Рети, Савелий Тартаковер, Давид Бронштейн, Юрий Авербах дәреслекләре дә.

2019 елның июнендә яки июлендә вафат була[3].

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Неуловимый клинок Виктора Ждановича. 1962
  • Д’Артаньян с твоего двора. М.: Физкультура и спорт, 1964
  • Пой, стрела. М.: Физкультура и спорт, 1966
  • Есть мушкетёры, есть! М.: Молодая гвардия, 1968
  • Тропой чудес и преданий. М.: Реклама, 1969, 1973 (совместно с Игорем Прокофьевым)
  • Александр Котов. М.: Физкультура и спорт, 1984 (автор-составитель)
  • Учебник шахматной игры. М.: Терра-Спорт, 2003 (автор-составитель)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 7 августында Россия Дәүләт фәнни-техник китапханәсенең Шахмат мәдәнияте һәм мәгълүмат үзәгендә Фридрих Малкин һәм шахмат тарихчысы Валерий Чащихинны искә алу кичәсе уза[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Малкин Фридрих Моисеевич | Спорт-страна.ру.
  2. Фехтование. Энциклопедия. А-Я. — С. 236. — 738 с. — ISBN 978-5-04-056106-3.
  3. 3,0 3,1 3,2 Вечер памяти Валерия Чащихина и Фридриха Малкина прошел в ГПНТБ России.