Фёдор Калашников
Фёдор Калашников | |
---|---|
Туган телдә исем | Фёдор Иванович Калашников |
Туган | 1916 Казан губернасы, Зөя өязе, Ульянково |
Үлгән | 2003 Татарстан, Кайбыч районы, Олы Подберезье |
Милләт | рус |
Һөнәре | ТАССР Югары Советы депутаты |
Бүләк һәм премияләре |
Фёдор Иван улы Калашников (рус. Фёдор Иванович Калашников; 1916 — 2003) — «Подберезье» колхозы җитәкчесе (1954–1974 елларда), ТАССР Югары Советы депутаты (1971–1975 елларда), «Октябрь Революциясе» һәм «Почёт билгесе» орденнары кавалеры.[1]
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фёдор Иван улы Калашников 1916 елда Казан губернасы Зөя өязе Өлҗән вулысы Өлҗән авылында крестьян гаиләсендә туган (хәзәерге Татарстанның Кайбыч районы Ульянково авылы). Рус милләтеннән.
1933 елда туган авылында хезмәт эшчәнлеген башлый. 1939 елдан Кызыл Армиядә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Синявин биеклекләрендәге аяусыз сугышларның берсендә өлкән лейтенант, взвод командиры ярдәмчесе Федор Калашников каты яралана, ләкин сугышчан бурычын үтәвен дәвам итә. Бу батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыш йөкләмәләрен үтәүдә катнашкан, батырлыгы һәм сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Федор Иванович I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне Җиңгән өчен»медале белән бүләкләнгән.[2]
Демобилизациядән соң ВКП(б)ның Подберезье хәрби бүлек мөдире булып эшли, 1948 елда партия райкомының икенче секретаре итеп сайлана. 1953 елның августыннан 1954 елның мартына кадәр Федор Иванович Подберезье районы Башкарма комитетының авыл хуҗалыгы һәм хәзерләү идарәсе башлыгы.
1971 елда Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.[2]
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2018 елның 8 маенда, ветераннар оешмасы һәм Олы Подберезье авыл җирлеге башкарма комитеты карары буенча, мәдәният йорты бинасында аның хөрмәтенә мемориаль такта куелган.[3]
Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «I дәрәҗә Ватан сугышы» ордены
- «Германияне Җиңгән өчен» ордены
- «Кызыл Йолдыз» ордены
- «Октябрь Революциясе» ордены
- «Почёт билгесе» ордены
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1916 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кайбыч районында туганнар
- 2003 елда вафатлар
- Кайбыч районында вафатлар
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгәннәр
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары