Фёкла Беззубова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фёкла Беззубова latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Кушамат/тәхәллүс Сёка патя
Туу датасы 27 сентябрь 1880(1880-09-27)
Туу урыны Новые Турдаки[d], Саран өязе, Пенза губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 12 май 1966(1966-05-12) (85 яшь)
Үлем урыны Саран, РСФСР, СССР
Һөнәр төре рассказчик, певец народной музыки
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале Хезмәт Кызыл Байрак ордены
 Фёкла Беззубова Викиҗыентыкта

 

Беззубова Фёкла Игнат кызы (27 сентябрь 1880 ел12 май 1966 ел) — эрзә халык әкиятчесе, җәмәгатьче. 1938 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Мордва АССРы Югары Советы депутаты (1947). Хезмәт Кызыл Әләм (1939) һәм «Мактаулы Билгесе» (1950) орденнары кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фёкла Игнат кызы Беззубова 1880 елның 27 сентябрендә Од Мурза авылында (хәзер — Мордва Республикасының Кочкурово районы Яңа Турда авылы) туа. Милләте — эрзә.

Күп балалы крестьян гаиләсендә үсә, мәктәп белеме алмый, кечкенәдән өйдә һәм басуда ата-анасына ярдәм итә.

1901 елда Фекланы күрше Чембилей авылыннан Илья Константинович Беззубова кияүгә бирәләр. 1902 елда уллары Григорий туа, әммә алты атнадан бала мәрхүм була. 1905 елда тагын бер уллары — Георгий, 1914 елда өченче уллары Василий туа.

Беренче дөнья сугышы барганда Фёкла Игнат кызының ирен фронтка җибәрәләр. Ул әйләнеп кайткач, 1918 елда, гаилә, бәхет эзләп, Себергә юллана, әммә батраклык итеп кенә ач тормыштан котыла алмый, озакламый кабат Семилейга кайта.

1923 елда Беззубовларның кызы Любовь туа. 1930 елдан Фекла Н. К. Крупская исемендәге колхозда эшли башлый.

Беззубованың шигъриятле таланты Мордва мәдәнияте гыйльми-тикшеренү институтының фольклор экспедициясе тарафыннан 1936 елда ачыла. Экспедициядә катнашучылар аннан бик күп фольклор әсәрләре, шул исәптән ул үзе чыгарган әсәрләрен дә язып ала. Аның әсәрләре гәҗит һәм журналларда басыла башлый.

1939 елда Ф. И. Беззубова Саранскига күчә. Шул елны ук аның «Народной морт» (эрз. «Народные песни») дигән җыентыгы нәшер ителә.

Бөек Ватан сугышы елларында Беззубова илсөяр хикәятләр, такмаклар, җырлар иҗат итә. Иҗади бригада составында сугышчылар алдында чыгыш ясар өчен фронтка бара.

1947 елда Рыбкин сайлау округынан Мордва АССРы Югары Советы депутаты була.

Аның рус һәм мордва телләрендәге әсәрләреннән торган барча 10 җыентыгы басыла, исән чагында дөнья күргән соңгы китабы 1958 елда чыккан «Сказ ды морт» (эрз. «Сказы и песни») була.

Ф. И. Беззубова 1966 елның 12 маенда Саранскида вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Всё о Мордовии: Энциклопедический справочник / сост. Н. С. Крутов, Е. М. Голубчик, С. С. Маркова. — Саранск: Мордов. кн. изд-во, 2005. — С. 762. — 840 с. — ISBN 5-7595-1662-0.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]