Фәхри Әсгать

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәхри Әсгать latin yazuında])
Фәхри Әсгать
Файл:Фәхри Әсгать.gif
Туган 13 октябрь 1901(1901-10-13)
Татарстанның Әлки районы Алпар авылы
Үлгән 25 сентябрь 1926(1926-09-25) (24 яшь)
Һөнәре язучы

 Фәхри Әсгать Викиҗыентыкта

Фәхри Әсгатьтатар язучысы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәхри Әсгать Татарстанның Әлки районы Алпар (Иске Алпар) авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә алгач, унике яшендә Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Революциядән соң, 19171921 елларда, укуын Чистай шәһәрендә педагогика һәм авыл хуҗалыгы техникумнарында, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам иттерә. Институтның ике курсын тәмамлагач, авыруы көчәю сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр була. Шуннан соң Фәхри Әсгать иҗат эше белән генә шөгыльләнә һәм Казан дәүләт университеты каршындагы әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итә.

Ләкин рәхимсез үпкә авыруы аның сәламәтлеген какшатканнан-какшата барып, 1926 елның 25 сентябрендә, егерме биш яше тулар-тулмас, Фәхри Әсгать вакытсыз вафат була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәхри Әсгатьнең иҗат гомере нибары биш-алты ел дәвам итә – ул үзенең иҗат планнарын гамәлгә ашыра алмый кала. Аның тәүге хикәяләре һәм нәсерләре 1919-1920 елларда «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Безнең юл» журналы битләрендә күренә, «Тормыш кочагында» исемле беренче җынтыгы 1925 елда, ә икенчесе, «Сүзләрдән чәчәкләр» дигәне, авторның вафатыннан соң 1927 елда басылып чыга. Боларның беренчесенә – тугыз, икенчесенә унсигез хикәя һәм нәсер урнаштырылган. Ләкин шул аз санлы хикәя, нәсерләрдә Фәхри Әсгатьнең язучылык таланты, образлы фикерләү, сюжет кору осталыгына ия булуы, күзәтүчәнлеге, теленең халыкчанлыгы ачык сизелеп тора. Гражданнар сугышы эпизодлары, авылдагы сыйнфый көрәш, НЭП заманы күренешләре – болар һәммәсе авторның үткен каләме тотып алган тормышчан детальләр аша хикәяләрдә җанлы, үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Менә шушы хасиятләре белән Фәхри Әсгатьнең зур булмаган иҗат мирасы егерменче еллар башы татар прозасы хәзинәсендә үзенең хөрмәтле урынын били.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]