Халыкара хокук

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара хокук latin yazuında])
Халыкара хокук
 Халыкара хокук Викиҗыентыкта

Халы́кара хоку́к – чит ил элементлары һәм тәртип актлары катнашындагы хокук бәйләнешләрен үз эченә алучы һәм аларны тәртиптә тотучы гомуми термин. Халыкара хокукта 3 төп юнәлешне билгелиләр: Халыкара гомуми хокук, Халыкара шәхси хокук, Милләтләр өсте хокукы.

Халыкара гомуми хокук[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халы́кара гомуми́ хоку́кдәүләтләр, алар төзегән хөкүмәтара оешмалар һәм халыкара гомуми хокукның башка субъектлары арасындагы мөнәсәбәтләрне тәртиптә тотучы аерым хокукый система.

Халыкара гомуми хокук үз эченә түбәндәге тармакларны һәм институтларны ала:

БМОКодификацияләр һәм халыкара хокуклар үсешендә әйдәп баручы оешма

Тармакара институтлар:

Шулай ук, халыкара хокук фәнендә аерым институтлардан читтә Халыкара гомуми хокукның гомуми өлешен аерып йөртәләр.

Халыкара шәхси хокук[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халы'кара шәхси' хоку'к (ХШХ) – гражданлык хокукын, хезмәт һәм, чит ил элементлары белән катлауландырылган, башка мөнәсбәтләрне тәртиптә тотучы, дәүләт эчендәге кануннар, халыкара килешүләр һәм хокукый гореф-гадәтләр кагыйдәләренең җыелмасы.

Халыкара шәхси хокук гамәленең төп сәбәбе – тәртипкә китерүче хокукый мөнәсәбәтләрдә чит ил элементлары булу һәм коллизион кагыйдәләрне куллану.

Халыкара гомуми хокукның һәм халыкара шәхси хокукның бәйләнеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара гомуми хокук өчен халыкара сүзе мәнәсәбәтләрне милләттән аерым хокукый тәртипкә салуны аңлата (кагыйдә буларак дәүләтара мәнәсәбәтләрне). Халыкара шәхси хокук өчен ул тәртипкә салына торган хокукый мөнәсәбәтләр бер ил кысаларыннан чыга һәм башка илләрнең хокукый системалары белән бәйле дигәнне аңлата.

Халыкара гомуми хокукның шәхси хокуктан төп аермалары:

  1. Хокукый тәртипкә салу затында: халыкара гомуми хокукта төп урын дәүләтләр мөнәсәбәтләренә бирелгән, ә икътисади мөнәсәбәтләр халыкара икътисади хокук тармагына аерылган; халыкара шәхси хокук халыкара мәгънәгә ия граждан-хокук мөнәсәбәтләренең аерым төркемен тәртиптә тота.
  2. Субъектларда: халыкара гомуми хокукта хокук мөнәсәбәтләренең төп субъекты булып дәүләт тора, ә ХШХта – дәүләтнең милли граждан хокукының гореф-гадәти субъекты.
  3. Төп чыганакларда: халыкара хокук өчен төп чыганак булып халыкара килешүләр һәм гореф-гадәтләр тора, ә халыкара шәхси хокук өчен – дәүләт кануннары, мәхкәми һәм тәхкими тәҗрибәләр.

Милләтләрьөсте хокукы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләтлә́р өсте хокукы́ – дәүләтләр, аңлы рәвештә, үзләренең кайбер хокукларын чикләгәндә һәм кайбер вазифаларын милләтләр өсте оешмаларына күчергәндә күзәтелгән халыкара хокукның төре. Милләтләр өсте оешмалары тарафыннан төзелгән норматив актлар, кагыйдә буларак, милли кануннар актларына караганда, күбрәк юридик көчкә ия. Милләтләр өсте хокукының бер мисалы булып Европа берлеге хокукы тора.