Хезмәтсез керемнәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хезмәтсез керемнәр latin yazuında])

«Хезмәтсез керемнәр» тар аңлауда — шәхси хезмәтең белән бәйле булмаган шәхси табышлар. Әмма ССРБ һәм кайбер башка социалистик илләрдә «хезмәтсез керемнәр» күпкә киңрәк мәгънәдә аңлатылган һәм хакимият тарафыннан гражданнарның теләсә нинди дәүләт тикшерә алмаган икътисади активлыгын тыю өчен файдаланылган.

Хезмәтсез керемнәргә җинаять юлы белән алынган табышлар да (караклык, ришвәтчелек), шулай ук базар икътисадын кулланучы илләрдә тулысынча канунлы дип саналган табышлар да (мәсәлән, шәхси эш буенча яллану, кертемле капиталдан килгән керем, сәүдә табышы һ. б.) кертеп саналган. Хезмәтсез керемнең төп билгесе — кешенең дәүләт кулындагы предприятиегә, дәүләт учреждениесенә яки рөхсәт ителгән дәүләт кооперативы хезмәтенә бәйләнмәгән булуы. Кайбер пассив керемнәрнең төрләре дә хезмәтсез керемнәргә кертелеп карала.

Шул ук вакытта пенсия, стипендия, саклык кассасындагы кертемнәрдән процентлар һәм дәүләт лотереяләрендәге отышлар хезмәтсез керемгә саналмаган.

ССРБ-дагы «хезмәтсез керемнәрнең» төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Спекуляция (РСФСР ҖК 154 маддә) — табыш калдыру өчен, товарларны үзең сатып алганнан кыйбатрак бәягә сату эше.
  • Валюталар операцияләре (РСФСР ҖК 88 маддә)
  • Шәхси-эшмәкәр хезмәте — төрле хезмәт күрсәтү — репетиторлык, көнкүреш техниканы төзәтү (рәтләү) һ. б. (РСФСР ҖК 153 маддә, «Шәхси-эшмәкәр хезмәте һәм коммерция арадашлыгы» — «Дәүләт, кооператив яки башка иҗтимагый формаларыннан шәхси-эшмәкәр хезмәтлегенә» җәза бирелгән)
  • Көмешкә куу (РСФСР ҖК 158 маддә)
  • Шәхси олаучылык (ССРБ-ның 1972 елындагы юл хәрәкәтләре кагыйдәләрендә «транспорт чараларын җиңел табыш алу өчен кулланырга ярамый» диелгән[1]).

«Хезмәтсез керемнәргә» ССРБ-да мөнәсәбәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләттән боерык бирелгән кысачыкларга караганда, дәүләт белән арадашлыксыз очракта шактый күберәк акча эшләп булган. Берәүләр моның белән файдаланганнар. Бу хәл «хәбәрдар әгъзаларының» гына түгел, гади гражданнарның да канәгатьсезлекләрен барлыкка китергән — чөнки чикләнгән кешеләр түгәрәгенең зур керемнәре социаль гаделлеккне бозган. Шуңа күрә, «хезмәтсез керемнәргә» каршы вакыт-вакыт үткәрелгән кампанияләр, җәмгыять белән тулысынча уңай кабул ителгәннәр.

« Краснодар партия җитәкчесе С. Ф. Медунов партия һәм совет активларын һәртөрле «кыярчыларга», «карбызчыларга», «кәбестәчеләргә», «чәчәкчеләргә» каршы күтәрә алган. 1974—1976 еллар эчендә край советлары рөхсәте буенча «ихлас күңелдән җиңел табыш яратканарның» өй янындагы бүлемтектләрдә төзелгән зур үлчәүле 560 мең м² мәйдан алып торган 2 меңнән артык теплицаларны җимергәннәр, җир бүлемтекләрен кыскартканнар һәм тартып алганнар.
Наше Отечество (опыт политической истории, часть II). М., 1991
»

Гербачевның «хезмәтсез керемнәргә» каршы кампаниясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 15 маенда «хезмәтсез керемнәргә» каршы бөтенсоюз кампаниясе башланган.

« «рөхсәтсез файда итү максатына транспорт чаралары белән куллану, кәсепче һөнәр һәм башка шәхси эш белән шөгыльләнүнең тәртиплеген бозу», шулай ук «малга ипи ашату» штрафтан башлап биш ел конфискацияга кадәр җәза бирүгә тарта.
УКАЗ от 23 мая 1986 г. N 4719-XI ОБ УСИЛЕНИИ БОРЬБЫ С ИЗВЛЕЧЕНИЕМ НЕТРУДОВЫХ ДОХОДОВ
»

Ул кампания тиздән туктатылган, чөнки 1986 елның 19 ноябрендә ССРБ-ның «Шәхси эшчәнлек хезмәте турында» яңа канун кабул ителгән.

«Хезмәтсез керемнәр» башка илләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче рейх[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Хезмәтсез һәм җиңел керемнәрне» (алман. Arbeits- und müheloses Einkommen) тыю NSDAP («25 пунктлар») программасындагы икътисад бүлегенең өлеше булган (10-14 пунктлар):

« 10. Алман гражданинының иң мөһим бурычы — ул акыл яки физик эшне башкару. Һәрбер гражданинның эшчәнлеге гомуми җәмгыять кызыксынуына каршы килергә тиеш түгел. Киресенчә, андый эшчәнлек җәмгыять кысачыгында агырга тиеш һәм гомуми файдага юнәлергә тиеш. Шунлыктан без таләп итәбез:

11. Хезмәтсез һәм җиңел керемнәрне юк итәргә, шулай ук процент коллыгын гамәлдән чыгарырга.

12. Һәрбер сугыш выкытында милләттән таләп ителгән бик күп кеше корбаннарын һәм милек югалтуларын хисапка алып, сугыш вакытындагы шәхси баю милләткә каршы җинаять дип исәпләнергә тиеш. Шуңа күрә, бөтен сугыш вакытындагы шәхси баю белән бәйле булган табышларны тартып алырга таләп итәбез.

13. Бөтен (элегрәк) ясалган акционерләр оешмаларын (трестларны) милләтләштерергә таләп итәбез.

14. Эре коммерция оешмаларының табышларын бүлүдә эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең катнашуын таләп итәбез.
Das 25-Punkte-Programm der Nationalsozialistischen Deutschen Arbeiterpartei
»

АКШ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ-ның иҗтимагый саклау хезмәтлеге (ингл. social security administration) билгеләмәсе буенча, эш түләүе яки бизнес табышы белән бәйләнмәгән керемнәр генә «хезмәтсез керемнәргә» катнашалар. Мәсәлән, АКШ-да менә нинди табышлар «хезмәтсез керемнәр» дип санала[5] (шушындагы керемнәрне алган кешеләр өчен генә бу керемнәр — «хезмәтсез керемнәр» булып чыга):

  • азык-төлек яки яшәү өчен өченче шәхесләрнең акчалары яки шушы максатларга бирелгән акчалар белән түләүләр;
  • карт сугышчыларга түләүләр һәм җиңеллекләр;
  • тимер юлы хезмәткәрләренә эшсезлек өчен пенсияләр һәм әсбаплар;
  • дәүләт яки шәхси чыганаклардан пенсияләр;
  • эшсезлек өчен әсбаплар;
  • эш буенча инвалидларга түләүләр;
  • иҗтимагый тәэминаты буенча әсбаплар;
  • облигацияләр буенча процентлар;
  • бүләкләр;
  • лотереядә отышлар;
  • премияләр;
  • каплаулар, моңа хөкем белән билгеләнгәннәр дә;
  • иминлек хезмәте полисе буенча түләүләр;
  • иганәләр;
  • алиментлар;
  • акча яки табигый килеш алынган мирас;
  • милекне вакытлы түләп куллану өчен биреп тору шөгыльләнүләреннән керемнәр;
  • эш ташлаулар вакытындагы түләүләр яки башка профсоюз түләүләре.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Подпункт «д» пункта 14 Правил дорожного движения, утверждённых приказом МВД СССР от 25 августа 1972 года. Өземтәне монда карарга була: Правила дорожного движения // За рулём: журнал. — 1972. — № 5. — С. 13—28
  2. Наше Отечество (опыт политической истории, часть II). М., 1991
  3. ПРЕЗИДИУМ ВЕРХОВНОГО СОВЕТА СССР УКАЗ от 23 мая 1986 г. N 4719-XI ОБ УСИЛЕНИИ БОРЬБЫ С ИЗВЛЕЧЕНИЕМ НЕТРУДОВЫХ ДОХОДОВ // Библиотека нормативно-правовых Союза Советских Социалистических Республик
  4. Das 25-Punkte-Programm der Nationalsozialistischen Deutschen Arbeiterpartei
  5. « What is „unearned income“?», U.S. Social Security Handbook (2017 елның 17 августында тикшерелгән)