Хәдисә Колдәүләтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәдисә Колдәүләтова latin yazuında])
(Хәдичә Колдәүләтова битеннән юнәлтелде)
Хәдисә Колдәүләтова
Туган 5 май 1941(1941-05-05) (82 яшь)
Иске Собхангол, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
БАССР
Башкортстан
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб

Хәдисә Колдәүләтова, Хәдисә Хәлфетдин кызы Колдәүләтова (баш. Хәҙисә Хәлфетдин ҡыҙы Ҡолдәүләтова; 1941 елның 5 мае, ССРБ, РСФСР, БАССР, Иске Собхангол) — сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны. 1960—2016 елларда Бөрҗән районы үзәк хастаханәсенең табиб-акушеры һәм гинекологы. Башкорт АССРның атказанган табибы (1984), ССРБның сәламәтлек саклау отличнигы (1974), «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры, районның мактаулы гражданы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәдисә Хәлфетдин кызы Колдәүләтова Башкорт АССР Бөрҗән районы Иске Собхангол авылында 1941 елның 5 маенда туган. 1960 елда Белорет медицина училищесын (2010 елдан көллият), 1969 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый.

Хәдисә Хәлфетдин кызы 1960—1962 елларда Мәһәди авылында фельдшер булып эш башлый. 1969 елдан алып хаклы ялга чыкканчы Бөрҗән район үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт АССРның атказанган табибы (1984)
  • ССРБның сәламәтлек саклау отличнигы (1974)
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры (1981)
  • Бөрҗән районы мактаулы гражданины (2020)
  • Рабига Кушаева исемендәге «Хатын-кыз — милләт әнисе» медале (2018)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кулдавлетова Хадиса Халфитдиновна // Бурзянская энциклопедия / гл. ред. Г. М. Манапов. — Уфа: НИК Башкирская энциклопедия, 2022. — С. 301. — 640 с. — ISBN 978-5-88185-512-2.