Чарык (аяк киеме)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чарык (аяк киеме) latin yazuında])
Чарык
Сурәт

Чарык[1] (яки сарык)  — төрки, шул исәптән татар[2] һәм башкорт, Урта Азия, Кавказ хатын-кыз һәм ир-егетләрнең күннән тегелгән традицион аяк киеме. Чарык (рус. чарки, чакчуры) ― йомшак (тула) кунычлы, күн олтанлы яки җептән бәйләнгән аяк киеме [3].

Чарык постау кунычлы, иләнмәгән тиредән эшләнгән традицион аяк киеме. Аны гади (4 һәм 6 кучкарлы) һәм катлаулы орнаментлыга (8, 10, 12) аералар. Чарыкларны көндәлек тормышта, шулай ук бәйрәмнәрдә яки туйга кигәннәр.

Эшләнеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күннән эшләнгән чарыкны тегү табаннан башланган. Табан өлешен үкчәнең читенә китереп өскә каратып бөккәннән соң, ярымтүгәрәк формадагы калып теккәннәр.

Кунычының биеклеге 40-60 см булган чарыкны тез астыннан үрелгән бәйләвеч белән уратып бәйләп кигәннәр.

Кунычы арттан башкорт орнаментлы аппликацияләр һәм чигү белән бизәлгән.

Ирләр чарыгының кунычына күн ярымтүгәрәк (үкчә өстендә һәм башында) ромб һәм өчпочмаклар чигелгән. Чигүләр, бизәүдән тыш, амулет һәм бөти ролен дә башкарганнар.

Бизәкләрнең мәгънәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирләр чарыгы белән хатын-кыз чарыгы бизәкләре аерылып торган һәм төрле сакраль (изге) мәгънәгә ия булган. Кунычына күн аппликацияләрдән тыш (төрле геометрик кисәкләр, мөгез рәвешендәге кәкерчәкләр һәм башкалар), аралаштырып еш кына чигүле бизәкләр салганнар. 4 һәм 6 кучкарлы гади бизәк һәм 8, 10, 12 кучкарлы катлаулы кучкар бизәк кулланылган. Ирләр чарыгының кунычына, үкчә өстенә, читләренә һәм башына саклагыч итеп ярымтүгәрәк, ромб я өчпочмак рәвешендәге күн кисәкләре беркетелгән.

Хатын-кыз чарыкларында бай һәм катлаулы чигүле бизәк өстенлек иткән. Язгы таң кояш - кызыл төс кулланылган - бу кояшка табынган мәҗүсилек заманыннан калган. Үкчә өстендәге тулага чигелгән озынча ярымтүгәрәкнең уртасында тереклек, нәсел агачын аңлаткан бизәк - аның тамырлары һәм ботаклары бар.Өс ягыннан соляр тамгалар чигелә торган булган. Яшерен сакраль мәгънәле тел белән тормыш яралу, җенси куәт сурәтләнгән [4]

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чарыкны тула оек һәм чолгау белән кигәннәр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чарык // Татар теленең орфография сүзлеге (авторлары Фуат Ганиев, Илһамия Сабитова). К.: Идел-Пресс, 2002, 382нче бит. ISBN 5-9000049-59-0
  2. Этнотерриториальные группы татар Поволжья и Урала и вопросы их формирования. Историко-этнографический атлас татарского народа. – Казань: Изд-во ПИК «Дом печати», 2002. – 248 с.
  3. Чарык // Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (баш редакторы Фуат Ганиев). К.: ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2005, 648нче бит. ISBN 5-94259-151-2
  4. Авижанская С. А.,Бикбулатов Н. В., Кузеев Р. Г. Декоративно-прикладное искусство башкир. Уфа, Уфим. ин-т истории, языка и литературы Акад. наук СССР. Гос. музей энографии народов СССР. - Уфа : [б. и.], 1964. - c.259, C.236

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шитова С. Н. Чарык (аяк киеме) // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.