Матвей Шелудченко
(Шелудченко Матвей Иванович битеннән юнәлтелде)
Матвей Шелудченко | |
---|---|
Туган | 1898 Ракитное[d], Грайворон өязе[d], Курск гөбернәсе, Россия империясе |
Үлгән | 2 февраль 1940 Мәскәү, СССР |
Үлем сәбәбе | утлы коралдан ату ярасы[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1] |
Матвей Шелудченко (1898, Ракитное[d], Грайворон өязе[d], Курск гөбернәсе, Россия империясе — 2 февраль 1940, Мәскәү, СССР) — дәүләт куркынычсызлыгы органнары эшлеклесе, дәүләт куркынычсызлыгы капитаны. 1926 елдан дәүләт куркынычсызлыгы органнарында. 1937 елдан ТАССРда: ТАССР ЭЭХК дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең 4 нче бүлеге башлыгы (1937-1938), ТАССР эчке эшләр халык комиссары урынбасары (1938-1939). Татарстанда массакүләм сәяси репрессияләрдә актив катнашучыларның берсе.
ТАССР ЮШ депутаты (1 нче чакырылыш).[2]
1939 елның маенда кулга алына, 1940 елның февралендә үлем җәзасына хөкем ителә. Акланмаган.[3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://nkvd.memo.ru/index.php/Шелудченко,_Матвей_Иванович
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-02-18, retrieved 2018-11-21
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-11-24, retrieved 2018-11-21