Ыссык (елга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ыссык (елга) latin yazuında])
Ыссык (елга)
География
Ил Казакъстан
ДДӨБ 478 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 43°15'0"тн, 77°28'48"кнч, 43°7'44"тн, 77°30'36"кнч, 43°46'5.2"тн, 77°22'13.8"кнч, 43°46'1.60"тн, 77°22'20.93"кнч
Нинди сулыкка коя Капчагайское водохранилище Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 210 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 96 километр Edit this on Wikidata
Карта

Ысык елгасы - Иле елгасы бассейнындагы елга.

Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алматы өлкәсе Йәнбәкшиказакъ,Талгар төбәкләре территориясе буенча ага.

Башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иле Алатавындагы Корженевский (3950 м биеклектә), Григорьев (3850 м биеклектә) бозлыкларында башлана, һәм Капшагай сусаклагычына коя.

Гидрографикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озынлыгы 96 км, шуларның 22 км тирәсе Ыссык тарлавыгы буенча уза. Елганың киңлеге һәм тирәнлеге һәр өлешендә 35 м-дан 78 м-га кадәр киңлектә, 25-30 см-дан 11,5 м-га кадәр тирәнлектә. Таулы ташкында агымның тизлеге 3 м/сек тәшкил итсә, түбән агымда һәм елга ахырында 0,06 м/сек кадәр кими. Агымның тизлеге сезонлы үзгәрешләргә бәйле рәвештә үзгәрә: язын су дәрәҗәсе күтәрелгәч, агым тизлеге арта, иң көчле агым июнь-июль айларында күзәтелә, октябрь-ноябрьдә кими һәм кышын минимумга җитә.

Елганың зоналары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елганың озынлыгы августның физик-гидрологик факторлары буенча җиде зонага бүленә:

  • беренче зона - бозлык, мәңгелек кар чигеннән 4000-3000 м, су температурасы 0°С;
  • икенче зона - бозлыкның башы - морена зонасы, диңгез биеклегеннән 3000-2900 м югарыда, агым тизлеге якынча 2 м/сек, су бозлыкның ләме аркасында болганчык;
  • өченче зона - тау елгасының өске өлеше, абсолют биеклеге 2900-1800 м, су температурасы 3,0-8°с, агым тизлеге 3-4 м/сек. Грунт хәрәкәте икенче зонага караганда акрынрак;
  • дүртенче зона - елганың урта агымы, абсолют биеклеге 1800-1000 м, су температурасы 8-12°С, агым тизлеге 3-4 м/сек, урыны белән грунт хәрәкәтчән;
  • бишенче зона- елганың түбән агымы, абсолют биеклеге 1000-800 м, суның уртача температурасы 12-17°С, агым тизлеге 2 м/сек, грунт вак, эре һәм вак ташлардан тора, урыны белән ләмле ятмалар;
  • алтынчы зона - далалык, абсолют биеклеге 800-600 м, су температурасы 17-19°С, агым тизлеге кискен рәвештә 2 м/сектан 0,09 м/секка кадәр төшә. Төбе вак бөртекле, вак ташлы, комлы, ләмле, үзәне киң;
  • җиденче зона - тигезлек һәм ярым чүл, абсолют биеклеге 700 м һәм аннан да түбәнрәк, температура якынча 30°С, агым тизлеге бик акрын (0,06 м/сек), грунт - ком, ләм.[1]

Су бассейны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елганың морена зонасында уң яктан Күкболак елгасы, югары, урта агымнарда уң һәм сул яктан берничә елга кушылдыгы тоташа. Елга урта агымда 1759 м биеклектә Ыссык күле аша үтә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жалпы гидробиология. Б.Минсаринова, Б.Есжанов, 2017. ISBN 9785040889143