Элана Яненко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элана Яненко latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия
Туу датасы 17 ноябрь 1932(1932-11-17)
Туу урыны Краснодар, Төньяк Кавказ крае[d], РСФСР, СССР
Үлем датасы 10 апрель 2019(2019-04-10) (86 яшь)
Җирләнгән урыны Вострәков зираты[d]
Һөнәр төре уролог
Эшчәнлек өлкәсе сидекбелем[d]
Әлма-матер Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә профессор[d]
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Фәнни җитәкче Тальман, Израиль Моисеевич[d]
Бүләкләр
Заслуженный деятель науки Российской Федерации Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә мидәл медаль «За трудовое отличие» ССҖБ дәүләт премиясе Заслуженный врач Российской Федерации Почётная грамота Президента Российской Федерации
Commons-logo.svg Элана Яненко Викиҗыентыкта

Яненко Элана Константиновна (17 ноябрь 1932, Краснодар — 10 апрель 2019, Мәскәү[1]) — ССРБ һәм Русия урологы, фәнни эшләр буенча директор урынбасары (1996-2006), Н.А. Лопаткин исемендәге Урология һәм интервенцион радиология гыйльми-тикшеренү институтының баш гыйльми хезмәткәре, медицина фәннәре докторы (1980), профессор (1990), ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1984), Русия Федерациясенең атказанган табибы (1994), Русия Федерациясенең атказанган фән эшмәкәре (2001).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элана Константиновна Яненко 1932 елның 17 ноябрендә Краснодар шәһәрендә туган[2]. Бала чагы һәм яшүсмер еллары Абхазиядә үтә[3]. Сухум шәһәре урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый[3], Мәскәү дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә [2].

Институтны тәмамлагач, ире белән бергә Ленинградка күченә, анда И.И. Мечников исемендәге шифаханә базасында урнашкан Санитар-гигиена медицина институтында эшли башлый[3]. Профессор И.М. Тальманның ассистенты була[3].

1958 елда Мәскәүгә кайта һәм Н. И. Пирогов исемендәге 2-нче Мәскәү медицина институтының урология кафедрасында эшли башлый, башта ассистент сыйфатында, аннары доцент сыйфатында була[2]. Профессор А.Я. Пытель җитәкчелеге астында клиник ординатурада һәм аспирантурада укый[2]. Ватаныбызның сәламәтлек саклау өчен мөһим булган һәм шул чакта өйрәнелмәгән урология юнәлеше — гемодиализ һәм мәет бөере күчереп утыртуның башлангычында тора[2].

1967 елда медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәгә дәгъвалау өчен диссертация яклый[4].

Профессор Н.А.Лопаткин җитәкчелегендә терминаль бөер чирле авырулар өчен ССРБ-да беренче Гемодиализ үзәген оештыруда катнаша, анда бөер күчереп утырту буенча операцияләр башлана[5].

1979 елдан алып Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының урология фәнни-тикшеренү институтында элек сидек ташы авырулары бүлеге, ә 1996-2006 елларда — гыйльми эшләр буенча директор урынбасары була[6]. 2006 елдан алып урология гыйльми-тикшеренү институтының дипломнан соң белем бирү бүлеге мөдире[5], соңгы көннәренә кадәр бу институтның баш гыйльми хезмәткәре булып тора.[1][2].

1980 елда медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъвалау өчен диссертация яклый[7][2]. 1990 елда аңа профессор исеме бирелә[2].

500-дән артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән «Урология» дәреслеге авторларының берсе [8], 1984 елда аның өчен медицина һәм медицина-биология проблемалары өлкәсендә ССРБ-ның Дәүләт премиясенә лаек була[2][9] шулай ук урология һәм милли кулланма буенча өч томлык хезмәт авторы[5]. Фәнни мәктәп оештырып, укучы һәм иярченнәрен тәрбияли.[5]. Аның җитәкчелегендә 13 докторлык һәм 15 кандидатлык диссертациясе яклана[3].

Э.К. Яненко озак еллар Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш урологы була[2].

2019 елның 10 апрелендә вафат була. Востряково зыяратында җирләнә[1].

Сайланма фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элана Константиновна Яненко 2001 елда
  • Константинова О. В. Чудновская М. В. Яненко Э. К. и др. Применение окиси магния и витамина Be для метафилактики оксалатного уролитиаза // Урология и нефрология. 1987. № 6. С. 12—15.
  • Коралловидный нефрометиаз (клиника, диагностика, лечение): Методические рекомендации / М-во здравоохранения РСФСР; [Сост. Э. К. Яненко]. М., 1990.
  • Лопаткин Н. А., Яненко Э. К., Симонов В. Я., и др. Профилактика и лечение осложнений дистанционной литотрипсии // Урология и нефрология. 1991. № 3. С. 3-7.
  • Яненко Э. К., Кульга Л. Г., Борисик В. И., Сафаров P. M. Лечение мочекаменной болезни при аномалиях почек: Методические рекомендации. М., 1993.
  • Яненко Э. К., Борисик В. И., Сафаров P.M., Кульга Л. Г. Профилактика и лечение осложнений ДЛТ при коралловом нефролитиазе // Пленум Всероссийского общества урологов. Пермь, 1994. С. 255—257.
  • Лопаткин Н. А., Яненко Э. К. Мочекаменная болезнь // Русский медицинский журнал. 2000. Том 8 № 3. С. 117—120.
  • Лопаткин Н. А., Яненко Э. К., Дзеранов Н. К., Мартов А. Г. Показания к дистанционной литотрипсии и перкутанной нефролитолапаксии при коралловидном камне единственной почки // Материалы Пленума правления РОУ. Тезисы докладов. Сочи, 2003. С. 196—197.
  • Яненко Э. К., Румянцев В. Б., Сафаров P. M., Ступак Н. В. Окклюзия мочевыводящих путей основная причина развития ряда осложнений мочекаменной болезни. // Урология. 2003. № 1. С. 17-21.

Наградалары һәм казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1984)[5],Русия Федерациясенең атказанган табибы (1994),Русия Федерациясенең атказанган фән эшмәкәре (2001),«Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1986)[10],«Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә» медале (1997)[10],«Ватан сәламәтлек саклау алдындагы казанышлары өчен» медале (2002)[10],Русия Федерациясе Президентының Мактаулы грамотасы (2014)[11].

Әгъзалыгы:

  • Русия урологлары җәмгыйәтенең мактаулы әгъзасы һәм Президиум әгъзасы[5],
  • Аурупа урологлар җәмгыяте әгъзасы[5],
  • Русия Медицина фәннәре академиясенең һәм Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының урология һәм оператив нефрология буенча ведомствоара гыйльми советы рәисе урынбасары,
  • Урология гыйльми-тикшеренү институтының диссертацияләр яклау буенча махсуслаштырылган Галимнәр советы әгъзасы[5],
  • «Экспериментальная и клиническая урология» һәм «Урология» журналларының редколлегия әгъзасы[5].

Өстәмә мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видеозапись выступления Яненко Э. К. У истоков ангиографии в урологии // Инновационный Workshop в НИИ Урологии «Рентгеноэндоваскулярные методы диагностики и лечения в урологии» 20-24 октября 2014 г.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Прощание с Яненко Эланой Константиновной состоится 12 апреля в 9:30 // Урологический информационный портал. 2019. 11 апреля.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 2,9 Яненко Элана Константиновна // Урология. 2013. № 1. С. 116—117.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Элана Константиновна Яненко: «Желаю российскому урологу стать Нобелевским лауреатом, обнаружив причину возникновения нефролитиаза» // Московский уролог. 2017. № 4. С. 19.
  4. Яненко Э. К. Третья фракция свертывания крови при злокачественных новообразованиях почек, мочевого пузыря и предстательной железы. Автореферат дисcертации на соискание ученой степени кандидата медицинских наук / 2-й Моск. мед. ин-т им. Н. И. Пирогова. — Москва: [б. и.], 1967.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 5,7 5,8 К юбилею Эланы Константиновны Яненко // Экспериментальная и клиническая урология. 2012. № 4. С. 99.
  6. Яненко Э. К. НИИ Урологии МЗ РФ — традиции и новаторство // Больница. 2001. № 10-11. С. 4—5.
  7. Яненко Э. К. Коралловидный нефролитиаз: Автореф. дисс. на соиск. уч. степени д-ра мед. наук. М., 1980, 22 с.
  8. Урология / [В. Г. Горюнов, А. Ф. Даренков, А. П. Ерохин и др.]; Под ред. Н. А. Лопаткина. 2-е изд., перераб. и доп. М.: Медицина, 1982.
  9. Большая медицинская энциклопедия. Дополнительные материалы. Т. 29
  10. 10,0 10,1 10,2 Яненко Элана Константиновна на uroline.ruКалып:Недоступная ссылка
  11. Итоговая Коллегия Министерства здравоохранения России