Эльвира Гайфуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльвира Гайфуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Эльвира Гайфуллина
Туган 6 ноябрь 1955(1955-11-06) (65 яшь)
Яңавыл, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Российская академия музыки имени Гнесиных[d]
Һөнәре укытучы

Гайфуллина Эльвира Хәйретдин кызы (10 июнь 1950 ел — музыкант, хор дирижёры, югары мәктәп укытучысы. 1989 елдан ССРБ Театр эшмәкәрләре берлеге әгъзасы. Профессор (1997). Русия Федерациясенең (1998) һәм Башкортстанның (1991) атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан халык артисты (2009).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эльвира Хәйретдин кызы Гайфуллина[1] 1950 елның 10 июнендә Яңавылда ( Башкорт АССР) туган. Атасы Хәйретдин Ямалетдин улы Яңавыл район Советы башкарма комитеты рәисе, әнисе Рабига балалар бакчасы мөдире була.

Урта белем алганнан соң, Эльвира Хәйретдин кызы Уфадагы 2-нче музыка-педагогия училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, укуын Уфа сәнгать училищесының кичке бүлегендә 3-нче курста дәвам итә.

1976 елда Эльвира Гайфуллина Уфа дәүләт сәнгать институтының «хор дирижеры» бүлеген (Русия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәне кандидаты, профессор М. П. Фоменков классы) тәмамлый. 1985 елда — Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясендә аспирантураны (фәнни җитәкчеләре — ССРБның халык артисты, М.Глинка исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор В.Минин һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Л.Попова) тәмамлый.

1980 елдан ул Уфа дәүләт сәнгать институтында хор дирижерлау кафедрасында укыта. 1994-2001 елларда кафедраны җитәкли.

1984 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына баш хормейстер сыйфатында эшкә чакыралар. Бер үк вакытта Екатеринбург дәүләт академик опера һәм балет театрының баш хормейстеры булып эшли.

1995 елда Э.Гайфуллина режиссер Д.Әбсәләмова белән Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында балалар хор студиясен ача.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Э. Гайфуллина —милли, рус, чит ил классикасының 50 дән артык спектакльдә хор күренеше постановкалары авторы. Иң әһәмиятле хезмәтләре: «Трубадур», «Аида», «Травиата», «Риголетто» һәм «Дон Карлос» (Дж. Верди), «Фауст» (Ш.Гуно), «Кармен» һәм «Энҗе эзләүчеләр» (Ж.Бизе), «Кәмитчеләр» (Р.Леонкавалло), «Мадам Баттерфляй» (Дж. Пуччини), «Евгений Онегин», «Пиковая дама», «Мазепа», «Иоланта» (П.Чайковский), «Кенәз Игорь» (А.Бородин), «Алеко» (С.Рахманинов), «Карсылу» (Н.Римский-Корсаков), «Салават Юлаев», «Шәүрә», «Акмулла», «Урал илчеләре» (З.Исмәгыйлов), «Ай тотылган төндә» һәм «Мemento» (С.Низаметдинов), «Ябалак» (И.Штраус) һәм башкалар.

Эльвира Гайфуллинаның концерт репертуарында вокаль-симфоник әсәрләр: «Хәрби реквием» (Б.Бриттен), «Реквием» (Дж. Верди), «Stabat Mater» (Дж. Россини), «Сергей Есенин истәлегенә дастан» (Г.Свиридов), «Степан Разинны җәзалау», Унөченче симфония, «Антиреалистик раёк» (Д.Шостакович), Л.Бетховенның Тугызынчы симфониясе, С.Рахманиновның хор һәм оркестр өчен «Өч рус халык җыры», «Александр Невский» һәм «Иван Грозный» (С.Прокофьев), «Грек Зора» (М.Теодоракис), «Carmina Burana» (К.Орф) һәм башкалар.

2007 елның декабрендә Э.Гайфуллинаны Уфа шәһәренең «Мирас» муниципаль фольклор җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры итеп куялар. Театр труппасы белән бергә гастрольләргә Төркиягә (1999), Египетка (2003), Португалиягә (2006), Таиландка (2006, 2008) бара.

2003 елда Төркиянең берләштерелгән театрлары дирекциясе чакыруы буенча Әнкара опера һәм балет театрында, 2006-2008 елларда — Екатеринбург опера һәм балет театры сәхнәсендә эшли.

Э.Гайфуллина җитәкчелегендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә хор бенефисы һәм хор музыкасы концертлары үтә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1994)
  • Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1998)
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2009)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Эдуард Зөфәр улы Гайфуллин — театрның фагот группасы концертмейстеры, уллары Рамил (1970 елгы) — Эчке эшләр министрлыгының Шәхси иминлек идарә бүлеге башлыгы, Тимур (1979 елгы) — «Дельрус» компаниясендә экономика һәм маркетинг буенча белгеч, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында хор концертмейстеры.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ватандаш / Соотечественник / Compatriot. әлеге чыганактан 2013-05-01 архивланды. 2013-04-26 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]