Эльвира Нәбиуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльвира Нәбиуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Эльвира Нәбиуллина
Elvira Nabiullina 2017.jpg
Туган телдә исем Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина
Туган 29 октябрь 1963(1963-10-29) (55 яшь)
Уфа, Башкорт АССР, СССБ
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер экономический факультет МГУ[d] һәм Ель үнивирситите
Һөнәре Икътисадчы, сәясәтче
Эш бирүче Русия сәнәгатькәрләр һәм эшмәкәрләр берлеге[d]
Сәяси фирка Бердәм Русия
Җефет Ярослав Кузьминов[d]
Бүләк һәм мөкәфәтләре
1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены Дуслык ордены (РФ)

Commons-logo.svg Эльвира Нәбиуллина Викиҗыентыкта

Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина (1963 елның 29 октябрендә, Уфа) (tat. lat. Elwira Näbiullina) — Русия икътисадчысы, дәүләт эшлеклесе, Русия президенты ярдәмчесе. В. Путин тарафыннан РФ Үзәк Банкы җитәкчелегенә тәкъдим ителгән. 2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Русия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эльвира Нәбиуллина Уфа шәһәрендә (Башкорт АССР) 1963 елның 29 октябрендә татар гаиләсендә туган. Урта мәктәпне гел “бишле”гә генә тәмамлаган булса да, аңа алтын медаль тапшырмаганнар. 1986 елда Мәскәү Дәүләт Университетының Икътисад факультетын тәмамлаганы.

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19951996 елларда — Русия Икътисадый реформа департаментының җитәкче урынбасары.

19961997 елларда — Русия Икътисад министрлыгы әгъзасы.

19971998 елларда — Русия Икътисад министрлыгы җитәкчесенең урынбасары.

19981999 елларда — «Промторгбанк» банкы рәисенең урынбасары.

19992000 елларда — "Стратегик эшләүләр Үзәге" фондының вице-президенты.

20002003 елларда — Русия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры Герман Грефның урынбасары.

20032005 елларда — "Стратегик эшләүләр Үзәге" фондының президенты.

2007 - 2008 елларда — Русия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры.

2008 - 2012 елларда — Русия Икътисадый Үсеш министры

2012 елның 22 маеннан — Русия президенты ярдәмчесе.

2013 елның 13 мартында президент Путин Русия Үзәк банкы җитәкчелегенә Эльвира Нәбиуллинаны нәмзәт итеп тәкъдим итте.

2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Русия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]