Эмма Шенсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эмма Шенсон latin yazuında])
швед. Emma Sofia Perpetua Schenson
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 21 сентябрь 1827(1827-09-21)[1][2]
Туу урыны Уппсала[d], Швеция[1][2]
Үлем датасы 17 март 1913(1913-03-17)[1][3] (85 яшь)
Үлем урыны Уппсала[d], Швеция[1][3]
Җирләнгән урыны Уппсаланың иске зираты[d][4][5]
Кабер сурәте
Ана Maria Magdalena Schenson[d][2]
Һөнәр төре фотограф, рәссам
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 Эмма Шенсон Викиҗыентыкта

Эмма Шенсон (швед. Emma Sofia Perpetua Schenson; 21 сентябрь 1827 ел17 март 1913 ел) — швед рәссамы, жанр һәм рәсем сынлы сәнгате белгече, фотограф. Швецияда хатын-кызлардан беренче профессиональ фотографларның берсе[6].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1827 елның 21 сентябрендә Упсала шәһәрендә, урындагы академия казначее Джон Шенсон һәм мәктәп администраторы Марии Магдалины Хар гаиләсендә туган.

Аның фотосүрәтләр сәнгате белән ничек танышканы турында мәглүмәтләрне тарих саклап калмаган. Әммә сәяхәт итүче фотографлардан өйрәнеп калу ихтималлыгы бик югары.

1864 елда ул Упсала шәһәрендә студия ача. Швециянең беренче профессиональ фотографларның берсе булып китә. Аңа кадәр хатын-кызлар фотография белән шөгелләнмәгән була.

Ә ир-егетләргә ярдәмче сыйфатында гына чыгыш ясый. Упсала студиясы ачылганга кадәр шәһәрдә фотосүрәтләр белән профессиональ шөгелләнүче беркем булмаган. Чөнки моңа кадәр бу эшне сәяхәтче фотографлар һөнәре дип караганнар.

Шулай ук, Эмма Шенсон акварель сынлы сәнгате белән дә шөгелләнә, күренеш һәм портретлар яза.

Аның кайбер эшләре Упсала шәһәренең сәнгать музеена (Upplandsmuseet) куела.

Рәссамнәргә тәгаенләнгән берничә әсбап бастырып чыгара: «Lätta nybegynnare teckningar för» (Сурәт төшерә башлаучылар өчен яктылык сурәтләре, 1877-1878)[7] һәм «Träsniderimönste» җыентыгы (1876)[8].

1880 һәм 90-елларда Упсала кафедраль соборын реставрацияләүгә багышланган фотосүрәтләр сериясн әзерли. Ул сүрәтләр техник осталыкны гына түгел, ә төшереп алу позициясен сайлау сәләтен дә күрсәтеп тора.

Швецияда аны беренче фотограф һәм рәссам буларак, Стокгольмнан Вильгельмина Лагерхольм һәм Розаля Семан (Sjöman Rosalie), Мальмедан Хильда Cёлин (Hilda Sjölin) белән беррәттән олылап искә алалар.

Кияүгә чыкмаган. 1913 елның 17 мартында Упсала шәһәрендә вафат була.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]