Эрнст Юлбарисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрнст Юлбарисов latin yazuında])
Туу датасы 22 гыйнвар 1939(1939-01-22) (85 яшь)
Туу урыны Архангель районы, БАССР, РСФСР, СССР
Эш урыны Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты

Эрнст Юлбарисов (22 гыйнвар 1939 ел) — галим-геолог, дәүләт һәм нефть сәнәгате эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы. 1992-1998 елларда Башкортстан Республикасының Геология һәм җир астын файдалану буенча дәүләт комитеты рәисенең 1нче урынбасары. Геология-минералогия фәннәре кандидаты (1976), техник фәннәр докторы (1995). Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе (1995), Россия Федерациясенең почётлы нефтьчесе (1997), Россия Федерациясенең почётлы җир астын тикшерүчесе (2009), СССР-ның уйлап табучысы (1987).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрнст Мирсаяф улы Юлбарисов 1939 елның 22 гыйнварында Башкорт АССРның Архангел районы Муллакай авылында туган. Үз районындагы мәктәптә урта белем алгач, Мәскәү дәүләт университетына укырга керә һәм аны 1962 елда тәмамлый.

1962-1965 елларда «Туймазынефть» нефть җитештерү идарәсендә геолог булып эшли.

1974-1978 елларда «Башнефть» берләшмәсендә төркем җитәкчесе, үзәк гыйльми-тикшерү лабораториясенең бүлек җитәкчесе, өлкән геолог була.

1978-1980 елларда Ангола Халык Республикасының Нефть министрлыгында баш инженер-консультант булып эшли.

1980-1986 елларда Башкортстан нефть сәнәгате гыйльми-тикшеренү институтының микробиология секторы мөдире.

1986-1988 елларда нефть чыгаруны микробиология методлары белән арттыру лабораториясе мөдире.

1988-1992 елларда НПО «Союзнефтеотдача» оешмасының нефть катламнарының нефть бирүен биотехнология ысулы белән арттыру бүлеге мөдире.

1992 елдан алып Башкортстан Республикасының Геология һәм җир астын файдалану буенча дәүләт комитеты рәисенең 1-нче урынбасары.

Эрнст Мирсаяф улы Юлбарисов нефть ятмаларыннан нефть алуны арттыруда микробиология методларын сынау һәм аны эшкә кертүне теоретик нигезләү юнәлешен өйрәнүче галим-геолог. 2002-2007 елларда ул Уфа дәүләт нефть техник университетында укыта.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нетрадиционные источники получения углеводородов. М., 1991 (соавт)
  • Биогеотехнология бурения, увеличения нефтеотдачи и защиты окружающей среды. Минск, 1998 (соавт.
  • Геологические основы микробиологического метода повышения нефтеотдачи пласта с высоковязкой нефтью (на примере Арланского месторождения). Уфа, 2002.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юлбарисов Эрнст Мирсаяф улы // Башкорт энциклопедияcе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. —ISBN 978-5-88185-143-9