Юлия Әдһәмова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юлия Әдһәмова latin yazuında])
Юлия Әдһәмова
Туган телдә исем Юлия Илдар кызы Әдһәмова
Туган 2 май 1978(1978-05-02) (45 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары

Юлия Илдар кызы Әдһәмова (2 май 1978, СССР, ТАССР, Казан) - Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елның 2 маенда Казан шәһәрендә туган.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый, белгечлеге -икътисад өлкәсендә математик алымнар һәм тикшеренү операцияләре, икътисадчы-математик. 2005 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый, белгечлеге – юриспруденция, юрист.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

01.09.2000 – 30.06.2010 – Татарстан Республикасы Конституция суды Аппаратының әйдәп баручы белгече, судья киңәшчесе – баш белгеч, судья ярдәмчесе.

16.07.2010 – 26.08.2016 – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәни мирас объектларын саклау бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе, юридик бүлек башлыгы вазифаларын үтәүче, дәүләт заказы бүлеге башлыгы.

2016 елның 29 августыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәис урынбасары итеп билгеләнә.

2018 елның 27 сентябреннән 2019 елның 28 гыйнварына кадәр - Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.

2019 елның 28 гыйнварыннан - Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кияүдә, ике бала тәрбияли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]