Ян Скржинецкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ян Скржинецкий latin yazuında])
Ян Скржинецкий
пол. Jan Skrzynecki
Туу датасы 8 февраль 1786[1] яки 8 февраль 1787[2]
Туу урыны Седльце
Үлем датасы 12 гыйнвар 1860[3]
Үлем урыны Краков
Дәрәҗә генерал[d]
[[commons:Category: Jan Zygmunt Skrzynecki Викиҗыентыкта|Ян Скржинецкий
пол. Jan Skrzynecki]] Викиҗыентыкта

Ян Скржинецкий, Ян Зигмунт Скржинецкий (пол. Jan Zygmunt Skrzynecki; 1787 елның 8 феврале, Седльце1860 елның 12 гыйнвары, Краков) — Польша генералы, 1830 елгы фетнә вакытында поляк гаскәрләренең баш командующие.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Львов университетында укыган. 1807 елда поляк легионына кергән, Наполеон гаскәрләрендә хезмәт иткән.

1830 елгы поляк фетнәсе вакытында поляклар өчен уңышсыз булган Грохов янындагы сугыштан соң, кенәз Радзивилл урынына поляк гаскәрләренең баш командующие итеп сайланган. Остроленка янында җиңелгәннән соң Дембинскийга урын биргән. Партизан сугышында катнаша, партизаннарны тар-мар иткәннән соң Австриягә качкан.

Прагада яшәгән, аннары Брюссельгә күченгән. Күптән түгел бәйсезлек алган Бельгия армиясенең баш командующие итеп билгеләнгән.

1839 елда Россия, Австрия һәм Пруссиянең уртак дипломатик протестынан соң отставкага китәргә мәҗбүр булган. Шул ук елда Польшага кайткан һәм Краковта яшәгән, шунда үлгән. Раковицки зиратында җирләнгән. 1865 елда аның калдыклары Краков доминикан костёлына күчерелгән. Анда аңа мәрмәр кабер өстенә һәйкәл куелган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #1019760176 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Wurzbach D. C. v. Skrzynecki, Johann Boncza (нем.) // Biographisches Lexikon des Kaiserthums Oesterreich: enthaltend die Lebensskizzen der denkwürdigen Personen, welche seit 1750 in den österreichischen Kronländern geboren wurden oder darin gelebt und gewirkt haben — Wien: 1856. — Vol. 35. — S. 108.
  3. Wurzbach D. C. v. Skrzynecki, Johann Boncza (нем.) // Biographisches Lexikon des Kaiserthums Oesterreich: enthaltend die Lebensskizzen der denkwürdigen Personen, welche seit 1750 in den österreichischen Kronländern geboren wurden oder darin gelebt und gewirkt haben — Wien: 1856. — Vol. 35. — S. 108.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]