Яртылаш сөйләшүче

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яртылаш сөйләшүче latin yazuında])

Тел белемендә, яртылаш сөйләшүче (ингл. en:semi-speaker, рус. полуноситель, частичный носитель[1]) - берәр юкка чыгу куркынычы янаган телдә (ингл.) тулы лингвистик компетенциясе (ингл.) булмаган килеш сөйләшә алучы шәхесне билгеләү өчен кулланылган термин.

Яртылаш сөйләшүчеләр гадәттә үз тормышларында юкка чыгу куркынычы янаган телне регуляр дәрәҗәдә кулланмый, сөйләмләре туган тел дәрәҗәсендә иркен сөйләшүчеләр күзлегеннән еш "хаталар" дип саналучы үзгәртелгән формалар белән тулы. Яртылаш сөйләшүчеләр еш телне җанландыру проектларның иң тугрылыклы һәм югары мотивацияләре булган катнашучылары рәтләренә керә.[2]

Берәр тел тормыш таләпләренә туры килми башлавы белән анарда сөйләшүчеләр җәмгыяте (ингл.) башка телләргә таба күчә башлый. Бу очракта тел сирәгәрәк, шулай да таррак иҗтимагый өлкәләрдә куллана башлана. Шул сәбәпле, сөйләшүчеләрнең зур өлеше аны тулысынча үзләштерү өчен кирәкле көч кертми - телне өлешчә, чикләнгән дәрәҗәдә генә өйрәнә һәм сөйләмләрендә алар яшәгән мохиттәге күпчелек халык сөйләшүче телдән зур тәэсир сизелә. Шундый сөйләшүчеләрне билгеләү өчен яртылаш сөйләшүчеләр ("semi-speakers"), квази-сөйләшүчеләр ("quasi-speakers"), яки искә төшерүчеләр ("rememberers") терминнары кулланыла. Яртылаш сөйләшүче сүзе беренче тапкыр лингвист Нэнси Дориан (ингл.) тарафыннан шотландча гаэлик теленең (ингл.) Көнчыгыш Сазерленд диалектында соңгы сөйләшүчеләрне билгеләү өчен кулланыла.[3][4]

Сөйләшүчеләр җәмгыятенең зур өлеше яртылаш сөйләшүчеләрдән тора башлагач, лингвистик кагыйдәләр сөйләшүчеләрнең компетенцияләренә күрә үзгәртелә башлавы сәбәпле тел еш тел үлеменә (ингл.) таба сизелерлек дәрәҗәдә тизрәк якыная башлый.[5][6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. www.multitran.ru
  2. Grinevald, Collette & Michel Bert. 2011. "Speakers and Communities" in Austin, Peter K; Sallabank, Julia, eds. (2011). Cambridge Handbook of Endangered Languages. Cambridge University Press. ISBN 978-0-521-88215-6. p.50
  3. Dorian, Nancy C. 1980. Language Shift in Community and Individual: The Phenomenon of the Laggard Semi-Speaker. International Journal of the Sociology of Language. Volume 1980, Issue 25, Pages 85–94
  4. N. Dorian, "The Problem of the Semi-Speaker in Language Death," International Journal of the Sociology of Language 12 (1977): 23-32.
  5. Knowles-Berry, Susan (Winter 1987). «Linguistic decay in Chontal Mayan: the speech of semi-speakers». Anthropological Linguistics 29: 332–341.
  6. Dorian, Nancy C. (September 1978). «Fate of morphological complexity in language death: Evidence from East Sutherland Gaelic». Language 54: 590–609.