Җаңһар (эпос)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җаңһар (эпос) latin yazuında])
Җаңһар
Сурәт
Жанр эпос[d]
Автор Калмыклар
Чыгару датасы 1804
Кайда өйрәнелә джангароведение[d]
Матди булмаган мәдәни мирас статусы List of Representative Items of National Intangible Cultural Heritage[d][1], List of Representative Items of National Intangible Cultural Heritage[d][2], List of Representative Items of National Intangible Cultural Heritage[d][3], List of Representative Items of National Intangible Cultural Heritage[d][4] һәм List of Representative Items of National Intangible Cultural Heritage[d][5]
Авторлык хокуклары статусы 🅮[d]
Нинди вики-проектка керә WikiProject Intangible Cultural Heritage[d]
 Җаңһар Викиҗыентыкта

«Җаңһар» (калм. Җаңhар) — Бумбаның (Бумбе) бәхет һәм иминлек иле һәм аның батырларының каһарманлыгы турында бәян итүче калмык фольклор героик эпосы. Рух көче һәм ватанпәрвәрлек белән сугарылган эпос үзенең художестволы дәрәҗәсе буенча авыз-тел иҗадының иң яхшы өлгеләренә карый. «Жаңһар» һәм аны башкарган җаңһарчылар халыкта зур сөю һәм хөрмәт казана.

Эпосның тарихы һәм өйрәнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Героик эпос «Жаңһар» күп гасырлар дәвамында үсә. Эпосның барлыкка килү датасы турында галимнәрнең фикере төрлечә. Кайсыбер тикшеренүчеләр аны XIII—XIV гасырларга бәйли. Галимнәрнең икенче төркеме, эпос XVII—XVIII гасырларда барлыкка килгән, дип исәпли. Эпосны өйрәнү тарихы 200 ел тәшкил итә.

1804 елда лютеран пасторы, язучы һәм тәрҗемәче Вениамин Бергман (1772—1856) җанһарчы турында бер җыр һәм легенда бастырып чыгара. Ул «Җанһар»ның Европада документлаштырылган иң беренче язмасы дип санала.[6]

1855 елда А.Бобровников эпосның бер бүлеген рус теленә тәрҗемә итә. 1862 елда К. Ф. Голстунский җитәкчелегендә иске калмык язмасында 2 бүлек нәшер ителә. Эпосның 10 бүлеген 1908 елда җаңһарчы (сәсән) Ээль Овлыдан урыс һәм поляк лингвисты Котвич җитәкчелегендә калмык галиме, этнограф, мәгрифәтче, җангарлар гыйлеменә нигез салучы Номто Очиров В. Л. язып ала.

Хәзерге вакытта «джангарология гыйлеме» фәнни дисциплинасы бар, ул Калмык гуманитар тикшеренүләр институты гыйлми эшмәкәрлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора.


Элистада «Жаңһара» бәйрәме үткәрелә[7]. «Джангар варислары җирендә дөнъя эпослары» халыкара сәсәннәр фестивале 2005 елдан бирле уздырыла. Исеме белән ул «Джангар» калмык героик эпосына бурычлы. Әлеге вакытта республикада «Джангара» башкару традициясе тергезелә, яңы джангарчилар барлыкка килде.

«Җаңһар» Кытайда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын җайдак һәйкәле (Элиста)

«Джангар» эпосы монгол эпосы «Гэсэр» һәм кыргызның "Манас"ы белән бергә Кытай этник азчылыгының өч төп эпосы буларак билгеле[8]

Бүгенге көндә Кытайда һәм Монголиядә 100 000 юл озынлыгындагы 60 том җыелган һәм язып алынган[8].

2006 елдың 20 маенда «Джангар» Кытайның матди булмаган мәдәни мирасының милли исемлегенең беренче партиясенә кертелә.

2014 елда Хобоксар-Монголия автономияле округында, эпосның туган җире дип саналган Джунгариядә, мәдәният һәм сәнгать сарае ачыла[9][10].

Алтын җайдак һәйкәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алтын җайдак» — «Җаңһар» халык эпосы героеның һәйкәле. Алтын белән капланган сигез метрлык һәйкәл ясалма курганга куелган 15 метрлык стелада урнашкан[11]. Архитектор идеясе буенча, «Алтын җайдак» Элистаның дала энҗесен һәм анда яшәүчеләрне саклап, күктә оча, уң кулында байрак, ә сулда — монгол җәясе. Җайдакның сул ягында тугъры ярдәмчесе карчыга оча.

Җаңhарчылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.ihchina.cn/project_details/12231/
  2. https://www.ihchina.cn/project_details/12229/
  3. https://www.ihchina.cn/project_details/12230/
  4. https://www.ihchina.cn/project_details/12228/
  5. https://www.ihchina.cn/project_details/23635/
  6. Bergmann B., Nomadische unter den Kalmüken/ Bd. II, Riga, 1804, стр. 205—211
  7. Вести Калмыкии. В Элисте прошла Джангариада. әлеге чыганактан 2021-02-01 архивланды. 2018-12-29 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 冯骥才总主编. 中国非物质文化遗产百科全书 史诗卷 格萨(斯)尔、江格尔、玛纳斯. 北京:中国文联出版社.
  9. Jangar Palace Opens in Xinjiang’s Hoboksar {{{2}}}.
  10. 世界最大的江格尔文化艺术宫建成投用.
  11. /Памятники Элисты

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Bergmann B., Nomadische unter den Kalmüken/ Bd. II, Riga, 1804, бит 205—211; Bd. IV, Riga, 1805, стр. 181—214;
  • Т. А. Емельяненко, «Джангар»ның иртә язмаларын, галимнәр язмаларын, КИТАПТАРЫН, вып. 7, филология сериясе, Элиста, 1969 ел.
  • Джангар. Калмык халык эпосы. М.1983.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]