Зилаер
![]() | |
Халык саны | 5585 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) ![]() |
---|---|
Нигезләнгән | 1748 ![]() |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
География | |
Ил | Россия |
ДДӨБ | 540 метр ![]() |
Координатлар | 52°13'56"N, 57°26'25"E |
Почта индексы | 453680 ![]() |
Телефон коды | 34752 ![]() |
![]() |
Зилаер (баш. Йылайыр, рус. Зилаир) – авыл, Зилаер районының һәм Җылаер авыл советы үзәге (1930—63 елларда һәм 1965 елдан алып).
Уфадан көньяк-көнчыгыш 410 км һәм Сибай тимер юл станциясеннән көньяк-көнбатышка таба 120 км еракта Җылаер елгасы буенда, Магнитогорски — Ира, Зилаер — Кананикольский — Иске Собхангол автомобиль юллары чатында урнашкан.
Халкы (мең кеше): 1900 елда — 2,7; 1920 — 4,2; 1939 — 6,6; 1959 — 4,6; 1989 — 4,9; 2002 — 5,9; 2010 — 5,6. Урыслар, башкортлар яши (2002).
Социаль һәм мәдәни өлкәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Зилаер урта мәктәбе, һимназия, музыка мәктәбе, ДЮСШ, 3 балалар бакчасы, махсус коррекция мәктәп интернаты, үзәк район хастаханәсе һәм китапханәсе, мәдәният йорты (6 халык коллективы), чиркәү (Спасо Преображение), мәчет бар.
Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
18 гасыр Преображенск заводы янындагы торак буларак нигез салына. Преображенск заводы, Преображенский буларак теркәлгән. 1760 елда 130 йортта 1150 кеше яшәгән, 1866 елда 160 йортта — 1721 кеше. Игенчелек, терлекчелек, төрле кәсепләр белән шөгыльләнгәннәр, заводта эшләгәннәр. Чиркәү (1830 елда салынган), күн заводы булган. 1900 елда шулай ук чиркәү мәхәллә мәктәбе, су тегермәне теркәлгән, ярминкәләр үткәрелгән; авылда волость идарәсе урнашкан. 1922—30 елларда Зилаер кантонының административ үзәге. 1925 елдан алып хәзерге исемен һәм статусын йөртә. Элекке сәүдәгәрләр йортларының биналары (башлыча 2 катлы: 1нче катлары таштан, 2нчеләре — агачтан; 19 гасырның 2нче яртысында) мәдәни мирас объектлары булып тора.
Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Леонид Кувшинов (1914-1973), очучы-сынаучы, Сәвитләр Берлеге Каһарманы.
- Андрей Серков (1919-1944), Сәвитләр Берлеге Каһарманы.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)