Җәбә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәбә latin yazuında])
Җәбә
Татар-монгол гаскәр башлыгы
Вазыйфада
1201–1225
Туган 1181(1181)
Монголия
Үлгән 1225(1225)
Украина
Сугышлар/бәрелешләр Калка буендагы бәрелеш
Сүбүдәй һәм Җәбә явы (1220-1224)

Җәбә яки Җәбә-нойон (монгол телендә "Ук" дигән сүз, чын исеме Җиргоадай) (1181-1225 яки 1231) — монгол гаскәр башлыгы, төмәнче, Чыңгызханның иң яхшы гаскәр башлыкларының берсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1201 елда Тимучин (Чыңгызханның беренче исеме) тайҗиутларга каршы Көйтән бәрелешендә ук белән яраланган. Сугыштан соң Тимучин әсир тайҗиутлардан: "кем минем атның умырткасын атып бетерде?" дип сораган һәм Җәбә курыкмыйча "шуны мин таудан атып ясадым" дип җавап биргән. Тимучинга Җәбәнең намуслыгы һәм кыюлыгы бик ошаган һәм ул аңа "Җәбә" - "Ук" дигән исемне биреп үз гаскәренә алган.

Тиз һөҗүм, стандарт булмаган ысулларны кулланып Җәбә еш кечкенә гаскәр белән зур гаскәрләрне җиңә.

1218 елда Җәбәгә бөтен төмән бирә һәм ул Каракыйтай дәүләтендә найман ханы Көчлекне куып бара. Җәбә җирле халык ризасызлыгын кулланып җиңә һәм Чыңгызхан дәүләтенә Каракытай дәүләтен берләштерә.

1219-1220 елда Хәрәзем дәүләтен басып алуда катнаша.

1200-1223 елларда кыпчак далаларына явы вакытында Сүбүдәй белән эш итә, әлеге сугыш Сүбүдәй һәм Җәбә явы дип тарихта калган.

1223 елда Калка буендагы бәрелештә катнаша, соңрак татар-монгол гаскәре Святополч шәһәренә барып җитеп, Киев каласына һөҗүм итмичә кинәт көнчыгышка борыла һәм нишләптер Идел буе Болгарына яу белән бара. Бәлки анда Хәрәзем солтанын табарга теләгәндер. 1224 елда Сүбүдәй һәм Җәбә нойон гаскәре Идел буе Болгары дәүләтенә каршы сугыша, ләкин Җигүле таулары янындагы Сарык бәрелешендә болгарларга җиңелә. Идел буе Болгары гаскәр башлыгы Габдулла Чәлбер монгол гаскәрен камап алган һәм риваять буенча әсирлеккә алынган монголлар сарык тәкәләренә алмаштырылган, шуның өчен сугыш Сарык бәрелеше дип йөртелгән. Кайбер тарихчылар буенча шушы Җәбә һәм Сүбүдәйнең хурлыклы җиңелүе 1236-1242 елларда Идел буе Болгары дәүләтенә һәм көнбатышка каршы һөҗүмнең төп сәбәбе була.

1224 елда Җәбә уңышка ирешмичә Казакъстан далалары аша Монголиягә кайта.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.