Җәвад Алмаз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәвад Алмаз latin yazuında])
Җәвад Диндар улы Алмазов
Туган 1916(1916)
Русия империясе, Казан губернасы, Чистай өязе, Чиртуш
Үлгән 23 март 1979(1979-03-23)
ССРБ, ҮзССР, Ташкәнт
Милләт татар
Һөнәре текстолог, археограф

Алма́зов Җәвад Диндар улы (1916-1979) — тел галиме, текстолог, археограф.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәвад Алмаз 1916 елда Чистай өязе Чиртуш авылында туа. 1939 елда Смоленск педагогия институтын тәмамлый һәм 1934-1942 елларда Ташкәнт шәһәрендә Халык мәгарифе белгечләренең квалификациясен күтәрү институтында рус теле укыта. Шул үк вакытта Ташкәнттәге Шәрекъ кулъязмаларын өйрәнү институтында белем ала. 1943 елда Үзбәкстан ССРның Халык мәгариф комиссариаты каршындагы методик бюро директоры итеп билгеләнә. 1944-1946 елларда Ташкәнт финанс-икътисад техникумы директоры булып эшли. Экстерн тәртибендә Ташкәнт юридик мәктәбен тәмамлый. 1947 елдан Сәмәрканд педагогия институтында, ә 1948-1953 елларда Үзбәк дәүләт университетында, 1953-1955 елларда Харәзем педагогия институтында укыта. 1958 елдан 1961 елга кадәр Казан дәүләт университетында укыта. 1960 та Мәскәүдә 25 нче Халыкара шәркыятьче галимнәр конгрессында «Кыйсса-и Йосыф - болгар-татар ядкәре» дигән доклад белән чыгыш ясый. 1961 елда Ташкәнткә күчеп китә. 1965 елда 20 йөз башында иҗат иткән татар шагыйрәсе Г. Сәмитова иҗатын ача, аның шигъри җыентыгын басмага әзерли. 1979 елның 23 мартында Ташкәнттә вафат була.


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]