Җәлил Гайнетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәлил Гайнетдинов latin yazuında])
Җәлил Гайнетдинов
Туган телдә исем Җәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов
Туган 2 июль 1959(1959-07-02) (64 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Рангазар
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССРРоссия байрагы Россия
Һөнәре рәссам
Балалар ике бала
Бүләк һәм премияләре Чуашстанның атказанган рәссамы

Җәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов (1959 елның 2 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Рангазар) – рәссам-полиграфист, фотограф, Россия рәссамнары берлегенең төбәк оешмасы Чуашстан рәссамнары берлеге идарәсе әгъзасы. Чуашстанның атказанган рәссамы. 1982 елдан Чуашстан матбугатында һәм нәшриятында эшли.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов 1959 елның 2 июлендә Татарстан АССР Сарман районы Рангазар авылында мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Шәйхенур Мөхәммәтдин улы Гайнетдинов (1928-) һәм Гөлсинә Рәхмәтулла кызының өч балалы гаиләсендә туган. Туганнары: Газинур (1956), педагогика фәннәре кандидаты; игезәк туганы Хәлил (1959), Арчада математика укытучысы. 1966-1971 елларда Сарман урта мәктәбендә, 1971-1975 елларда Арчаның 1 нче санлы мәктәбендә, 1975-1978 елларда Арча педагогия училищесында укыган һәм кызыл дипломга тәмамлаган. 1978-1982 елларда И. Я. Яковлев исемендәге Чабаксар дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетында укыган.

1982 елдан Чуашстан матбугатында һәм нәшриятында эшли: күп еллар Лик Чувашии газетасында мөхәррир урынбасары, 2000 елдан Руссика ншрияты мөхәррире.

Күпсаныл күргәзмәләрдә катнаша. 20 китапның бизәлеш мөхәррире.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халыкара гуманитар "Европа-Азия" Академиясенең (ЮНЕСКО) почетлы әгъзасы (2008).
  • Халыкара "Новая Эра" сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы (2009).
  • Академик В. В. Николаев исемендәге премия лауреаты (2010).
  • Халыкара "Культурное достояние" фондының Алтын билгесе һәм Дипломы иясе (2011).
  • Халыкара "Санкт-Петербургская неделя искусств" конкурсы җиңүчесе (2011).
  • Халыкара "Дни славянского искусства в Берлине" конкурсы җиңүчесе (2012).
  • Россия рәссамнары берлегенең Алтын медале иясе (2012).

Файдаланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илһамлы Сарман (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Казан: Яз нәшрияты, 2017 ел, 308 нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1
  • Сарман районы энциклопедиясе. I китап (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: Идел-йорт нәшрияты, 2000 ел, 46-47 нче битләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]