Әминә Газаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әминә Газаева latin yazuında])
Әминә Газаева

Тугач бирелгән исеме: карач.-балк. Газаланы Хыйсаны къызы Амина
Туу датасы: 2 декабрь 1993(1993-12-02) (30 яшь)
Туу урыны: РФ, Кабарда-Балкария, Чегем районы[d], Яникой[d]
Ватандашлык: Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 2005 ― х. в.
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: балкар теле

Әминә Газаева, Әминә (Әминәт) Хиса кызы Газаева (карач.-балк. Газаланы Хыйсаны къызы Амина[1], 1993 елның 2 декабре, РФ, Кабарда-Балкар Республикасы, Чегем районы, Яникой) ― балкар шагыйрәсе, Кабарда-Балкария һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы (2016 елдан). Карачай-Балкария язучыларының Кязим Мечиев һәм Исмаил Семенов исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2021)[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елның 2 декабрендә[3] Кабарда-Балкар Республикасының Чегем районы Яникой (Гелятаново, Жангыкой) авылында туган. Чыгышы белән балкар коммунистлары Иса (1888 елда туган) һәм Мусса (1895–1938) Газаевлар нәселеннән[4].

Кабарда-Балкар аграр университетының[d] финанс факультетын (2015), Кабарда-Балкар дәүләт университетын (2021) тәмамлаган.

Бала чагыннан шигырьләр яза. Мәктәптә укыганда ук шигырьләре «Заман»[5], «Горянка»[6], соңрак «Литературная Россия» газеталарында, балкар телендә нәшер ителә торган «Мәңге Тау» журналында басылып килгән. Әүвәлге шигырьләре «Тейри къылыч» дип исемләнгән күмәк шигъри җыентыкка да кертелгән[7].

2008 елда Төньяк Кавказ республикаларының яшь шагыйрьләре киңәшмәсендә катнашкан. 2014 елда шигырьләре Кязим Мечиев һәм Исмәгыйль Семенов исемендәге әдәби премиягә тәкъдим ителгән, 2021 елда премияне алган[2].

2016 елдан ― Бөтенроссия «Россия Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасының Кабарда-Балкария республика бүлекчәсе ― Кабарда-Балкар Язучылар берлеге әгъзасы[8].

2021 елдан дәүләт унитар предприятиесе – «Эльбрус» нәшриятында эшли.

2023 елда шигырьләре «Казан утлары» журналында (июль санында) татар телендә басылган (тәрҗемәче Рафис Корбан).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]