Әмир Хәйдәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмир Хәйдәров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хәйдәров Әмир Сөләйман улы
250x350px
Туу датасы 20 ноябрь 1911(1911-11-20)
Туу урыны Югары Кодаш, Тәтешле районы,
Үлем датасы 25 ноябрь 1996(1996-11-25) (85 яшь)
Иялек ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ,
РусияFlag of Russia.svg Русия
Дәрәҗә
Өлкән сержант
Өлеш Үзәк фронтның 61нче армиясе 7нче гвардия кавалерия корпусы 16нчы гвардия кавалерия дивизиясе60нчы гвардия кавалерия полкының пулемёт взводы
Сугышлар/
бәрелешләр
Бөек Ватан сугышы
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Йолдыз ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Калып:Фидакярлек өчен медаль

Әмирҗан ХәйдәровСоветлар Берлеге каһарманы. Милләте - башкорт.

Пулемёт взводы командирының яр­дәм­чесе, өлкән сержант Әмир Сөләй­ман улы 1943 елның 23 сентябрендә салда Днепрны кичеп, фашистларның утлы ноктасын бастыра һәм 18 һитлерчыны юк итә. Шулай итеп, ул башка под­разделениеләрнең елганы кичеп, алга таба хәрәкәтен тәэмин итә. СССР Югары Советы Президиумы указы белән 1944 елның 15 гыйнварында хәрби заданиене яхшы үтәгәне һәм каһарманлык күр­сәткәне өчен гвар­дия өлкән сержанты Әмир Хәйдәровка Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырыла.

1945 елда фашист илбасарларын җи­ңеп кайтып, Әмир Хәйдәров Кодаш авылы кулланучылар кооперациясе рәисе, “Урал” колхозының өлкән лесничие булып эшли. Ул 1996 елның 25 ноябрендә 85 яшен­дә вафат була.

Бүген Кодаш авылының үзәк урамы Советлар Союзы Герое Әмир Хәйдәров исемен йөртә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]