Әнәс Җомагылов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәс Җомагылов latin yazuında])
Әнәс Җомагылов
Туган телдә исем Әнәс Хафиз улы Җомагылов
Туган 26 июнь 1937(1937-06-26)
Олы Тархан
Үлгән 31 август 2023(2023-08-31) (86 яшь)
Казан шәһәре
Яшәгән урын Равис Гәрәев урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Татарстан байрагы
Һөнәре галим
Балалар Гүзәл, Таһир, Зөһрә.
Ата-ана
  • Хафиз Гыймади улы Җомагылов (1903-1983). (әти)
  • Нәфигина Әминә Насыйбулла кызы (1904-1965). (әни)
Бүләк һәм премияләре ТССРның атказанган уйлап табучысы.
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Әнәс Җомагылов (рус. Анас Хафизович Зимагулов) — татар галиме, ТССРның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр докторы, профессор.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнәс Җомагылов Татарстан Республикасының Тәтеш районындагы Олы Тархан авылында 1937 елның 26 июнендә туа. Әтисе - Хафиз Гыймади улы (1903-1983), әнисе - Әминә Насыйбулла кызы (1904-1965). Әнәс 1944 елда Олы Тархан 1нче номерлы урта мәктәбенә укырга бара. 1954 елда Казан шәһәренең 8 нче номерлы техник училищеда укый башлый. Аны тәмамлагач Актаныш МТСнда электротехник булып эшли башлый. 1957 елда Балтыйк флотына хәрби хезмәткә алына, элемтәче булып хезмәт итә. 1961-1966 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укый һәм аны тәмамлагач Лаеш районы "Госкомсельхозтехника" бүлегендә яңа техника инженеры вазыйфасында эшли. 1967 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында ассистент, өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире булып эшли. 1999 елда профессор исеме ала. 1974 елда кандидатлык диссертациясе һәм 2003 елда докторлык диссертациясе яклый. 300 дән артык фәнни хезмәте, шул исәптән 84 уйлап табу ачышы бар. Фәнни хезмәтләре һәм уйлап табу ачышлары авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсенә карый.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Русча-татарча техник терминнар сүзлеге / А. К. Юлдашев, Ә. З. Әфләтунов, Ә. Х. Җомагылов, Р. Г. Нуруллин. – Казан: Мәгариф, 2000. – 256 б. – Библиогр.: 256 б. (15 исем.). – 1000 д.
  • Охрана труда в сельском хозяйстве: Русско-татарский словарь = Авыл хуҗалыгында хезмәт иминлеге: Русча-татарча сүзлек / [төз. А. Х. Зимагулов, Р. Г. Нуруллин, Ф. И. Габдрахманов, Н. Ф. Нигматуллин]. – Казан: Мәгариф, 2008. – 214 б. – Библиогр.: 256 б. (16 исем.). – 2000 д.
  • Зимагулов А. Х., Нуруллин Р. Г., Зимагулов Т. А. Технические и технологические пути повышения эффективности и безопасности агрегатов на базе мобильных энергетических средств. – Казань: Казан. ун-т, 2012. – 278 с. – 150 экз.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. https://jitely.info/kazan