Әхәт Латыйпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхәт Латыйпов latin yazuında])

Әхәт Фәсхетдин улы Латыйпов (рус. Латыпов Ахат Фасхутдинович) — (10 февраль 1933 ел) — хуҗалык эшмәкәре, Башкортстан Республикасы Югары Советының экология һәм табигать ресурсларын рациональ куллану буенча комиссия әгъзасы. 1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә Башкортстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССР-ының 12че чакырылыш Югары Советы депутаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхәт Фәсхетдин улы Латыйпов 1933 елның 10 февралендә Башкорт АССРының Миякә районы Тукай-Гәйнә авылында туган. Милләте буенча татар, урта махсус белемле.

Хезмәт юлын 1953 елда техник училище тәмамлаганнан соң Бәләбәй бораулау конторасында бораулаучы булып башлаган.

1955-1957 елларда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Хезмәт итеп кайткач, шул ук конторада бораулаучы булып эшләвен дәвам итә.

1964-1967 елларда — "Башнефтетикшерү" трестының (Ишембай шәһәре) Исәнгол бораулау конторасында бораулаучы булып эшли.

1967 -1969 елларда Һинд Республикасында белгеч буларак техник ярдәм күрсәтү өчен эш сәфәрендә булган.

1969 елдан — «Башнефть» җитештерү берләшмәсенең Бәләбәй бораулау эшләре идарәрәсендә бораулау мастеры. [1]

1990 елда Бәләбәй шәһәре, 74-се Дала сайлау округынан Башкорт АССР-ының 12че чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының экология һәм табигать ресурсларын рациональ куллану буенча комиссия әгъзасы. [2]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.УДК 930 ISBN 5-8258-0204-5
  2. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 34
  3. В Белебеевском районе отпраздновали 100-летие Республики Башкортостан

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты республикасы Гербы. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]