1984 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар | |
---|---|
Кабул итүче ил | Франция |
Вакыт | 12 июн 1984 — 27 июн 1984 |
Такымнар | 8 |
Үткәрү урын(нары) | 7 (7 шәһәрдә) |
Урыннар | |
Чемпион | ![]() |
Икенче урын | ![]() |
Ярыш статистикасы | |
Уйналган мачлар | 15 |
Кертелгән туплар | 41 (бер мачта 2.73) |
1984 елгы Аурупа футбол чемпионаты (фр. Championnat Européen du Football 1984) — 1984 елда узган җиденче УЕФА Аурупа футбол чемпионаты. Чара 12 июньнән 27 июньгә кадәр Франциянең җиде шәһәрендә (Париж, Марсел, Лион, Сент-Этьен, Ланс, Нант һәм Страсбур) үткәрелгән.
Ярышта 8 җыелма такым катнашкан. Португалия һәм Румыния милли футбол җыелмалары Аурупа чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 8 такым ике төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.
Чемпионатның 15 уенында 41 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Мишел Платини (Франция) - 9 туп.
Финалда Франция җыелмасы Испанияне 2:0 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Аурупа чемпионы исеменә лаек булган.