Эчтәлеккә күчү

1988 елгы Аурупа футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1988 елгы Аурупа футбол чемпионаты latin yazuında])
1988 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Федератив Алмания Җөмһүрияте
Вакыт 10 июн 1988 — 25 июн 1988
Такымнар 8
Үткәрү урын(нары) 8 (8 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Нидерландлар
Икенче урын  ССРБ
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 15
Кертелгән туплар 34 (бер мачта 2.27)

1988 елгы Европа футбол чемпионаты (алман. Fußball-Europameisterschaft 1988) — 1988 елда узган сигезенче УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 12 июньнән 27 июньгә кадәр Көнбатыш Алманиянең сигез шәһәрендә (Мүнхен, Гелзенкирхен, Һамбург, Франкфурт, Дүсселдорф, Һанновер, Шуттгарт һәм Көлн) үткәрелгән.

Ярышта 8 җыелма такым катнашкан. Ирландия милли футбол җыелмасы Европа чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 8 такым ике төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Чемпионатның 15 уенында 34 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Марко ван Бастен (Нидерландлар) - 5 туп.

Финалда Нидерландлар җыелмасы Советлар Берлеге җыелмасын 2:0 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары